Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район данын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Халыкара, Рәсәй, республика бәйгеләрендә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне, халкыбызның традицияләрен бар дөньяга танытасыз. Актаныш җирлегендә узган ел тәүге тапкыр уздырылган Әлфия Авзалова исемендәге яшь башкаручыларның татар җыры фестиваль-бәйгесе, Бөтенрәсәй “Актаныш гармуннары” фестивале, республика дини балалар Сабантуе, авыллар тарихын барлаучы “Авылым хәзинәсе” бәйгесе татар дөньясында үрнәк башлангыч буларак яңгыраш тапты.
Районыбызда бәйрәмнәр уздыру, яңа проектлар уйлап табу, яшь талантларны барлау буенча максатчан эшләр башкарыла. Авылларыбызда сәнгать сөюче райондашларыбыз ел дәвамында үтүче смотр бәйгеләрендә, төрле чараларда, максатчан эшләүче остаханәләрдә җирлекләребезнең бай мәдәни тарихын саклый, аны тулыландыра, нәсел җепләрен барлап, милли йөзебезне ачучы гореф-гадәтләребезне, матур яшәү үрнәкләрен балаларыбызга, яңа гаилә корган яшьләребезгә өйрәтә, матур үрнәкләр күрсәтә.
Бар гомерегезне мәдәнияткә һәм сәнгатькә багышлаучы ветераннарыбыз, сәхнә тормышы белән кайнап яшәүче үзешчән артистларыбыз, мәдәният хезмәткәрләребез, сәнгать җитәкчеләребез, сәләтле балаларыбыз! Һәркайсыгызга ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәм, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телим.