21-24 март көннәрендә «САБА-АРЕНА» спорт комплексында өстәл теннисы буенча РСФСРның, Татарстан АССРның атказанган урманчысы Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышланган XVIII Бөтенроссия турниры узды.
Россиянең иң көчле уенчылары белән Актаныш спорт мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта Казан олимпия резервы училищесында белем алучы Марат Солтанов парлы разрядта катнашып, мактаулы икенче урынны яулады. Маратның Актаныш спорт мәктәбендәге тренеры Булат Солтанов.