Актанышта район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, белгечләр белемнәрен күтәрә

2019 елның 22 марты, җомга

Актаныш технологик техникумында 22 март көнне белем күтәрү буенча чираттагы укулар башланды. Анда район   авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, белгечләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән терлекчелек тармагында нәсел эшен яхшырту буенча төзелгән юнәлешле программа буенча лекцияләр тыңлый.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов районга терлекчелек тармагында эшчәнлекне яхшыртуда нәсел эше буенча укыту өчен килгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Зарипов Ришат Өлфәт улына, «Элита» баш нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәннур Рәфхәт улы Зариповка,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсенең мәгълүмати-селекция эше бүлеге башлыгы Юлия Рөстәм кызы Юльметьевага, «Элита» баш нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыятенең баш зоотехнигы Фәнил Васил улы Кәбировка, бүлек җитәкчесе Рөстәм Марс улы Саитовка, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе доценты, ветеринария фәннәре кандидаты, Самат Равил улы Йосыповка, “Простор” җәмгыятеннән вәкил Руслан Радий улы Хәмидуллинга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Сергей улы Козловка, әлеге укытуны оештырудагы булышлыгы өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтен белдерде.

Терлекләрне юнәлешле үстерү, нәсел белән эшләүдә төп бурыч-максатлар, “СЭЛЕКС” программасын куллану, ясалма орлыкландыру, исәп-хисап эшен дөрес алып бару, УЗИ-сканер куллану, йогышлы авыруларны булдырмауда саклану чаралары буенча укыту программасы республикада терлекчелек өлкәсендә әйдәп баручы районнарның эш тәҗрибәсенә нигезләнеп төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International