Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар өчен грантлар тәкъдим итүгә гаризалар 27 мартка кадәр кабул ителәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы Эшкуарларга ярдәм итү фонды аша коммерцияле булмаган оешмаларны «2014-2021 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп итүдә булышлык күрсәтә.
Бәйгедә республиканың кимендә бер ел эшләүче иҗтимагый оешмалары катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләрнең һәркайсы 200 мең сум күләмендә ярдәм алачак.
Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Кремль урамы, 9, 225 нче бүлмә (милли мәгариф бүлеге, (843) 294-95-09, 294-95-10).