ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2019 ел
шимбә

Казан районара табигать саклау прокуратурасы биологик калдыкларны законсыз урнаштыру факты буенча тикшерү үткәрде.

Ит эшкәртү комбинаты хезмәткәрләренең табигатьне саклау, санитар-эпидемиологик законнарны бозып, 2-3 метр тирәнлектә, су киселешеннән 100 метр ераклыкта, су саклау зонасында һәм Куйбышев сусаклагычының су җыю мәйданында (Идел елгасы) хайваннар калдыкларын күмүе ачыкланды.

Органик матдәләрне законсыз рәвештә күмү әйләнә-тирә мохиткә зыян сала,  хайваннар һәм кеше өчен уртак авырулар белән зарарлану ихтималын барлыкка китерә.

Тикшерү органына җибәрелгән  материаллар буенча РФ ҖК 247 маддәсе 1 өлеше (экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Россия Президенты тарафыннан Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына кертелгән оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш өлешендә төзәтмәләр өченче, соңгы, укылышта кабул ителде. Закон проекты җинаятьчел дөнья лидерлары өчен аерым җинаять җәзасы кертә, җинаятьчел җәмгыятьне оештыру, җитәкчелек итү һәм анда катнашкан өчен җинаять җаваплылыгын катгыйлаштыра.

Шулай ук студентларны армиядән кичектерү хокукын тигезләүче закон да өченче укылышта кабул ителде. Яшьләр армиягә чакырылу яшендә булуга карамастан, укуларын өзми дәвам итеп, белем алуларын тәмамлый алалар.

Яшәү минимумыннан тыш пенсияләрне индексацияләүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр өстенлекле тәртиптә каралды һәм беренче укылышта кабул ителде. Социаль өстәмәне алучыларга пенсиягә РФ субъектында билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумыннан тыш индексацияләр суммаларын түләү һәрвакыт тәэмин ителәчәк.

Гражданга хезмәткә сәләтсезлек буенча алимент алу хокукын билгеләүче закон өченче укылышта каралды. Хатын-кызлар өчен ул – 55,  ир-атлар өчен 60 яшь дәрәҗәсендә, бу социаль тәэминат өлкәсендә пенсия алды яшендәге гражданнарны максималь яклауны гарантияләргә мөмкинлек бирәчәк.

«РФдә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» законга беренче укылышта төзәтмәләр керде - автомат тышкы дефибрилляторлардан файдаланып беренче ярдәм күрсәтү өлешенә. Заманча "акыллы"  дефибрилляторлар куллануда гади һәм махсус медицина белеме булмаган кеше алардан файдалану өчен анда тулы инструкция бар.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы тарафыннан милли проектларны гамәлгә ашыру һәм төбәкләргә бюджетара трансфертлар бирү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итү турында РФ Хөкүмәте адресына карар кабул ителде һәм җибәрелде.

«Моношәһәрләрдә милли проектларны закон белән тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру " темасына киң күләмле парламент тыңлауларына әзерлек кысаларында Әлфия Когогина КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Браверман һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева белән очрашты.

 

Агымдагы ел башыннан  бүгенге көнгә кадәр Татарстанның 54 торак пункты күчемсез милек реестрына кертелгән. Алар Аксубай, Балтач, Буа, Яшел Үзән, Сарман, Лаеш һәм Менделеевск районнарында урнашкан. Кадастр картасында хәзер 525 торак пунктның чикләре күрсәтелә һәм 2,6 мең торак пункт чикләре турында мәгълүматлар юк.

Законнар нигезендә торак пунктларның чикләрен билгеләү буенча функцияләр җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Теркәү органы ЕГРНга мондый чикләр турында ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә мәгълүмат кертә.

 «Торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләр генераль планнар белән билгеләнә. Моннан берничә ел элек закон  әлеге мәгълүматларны ЕГРНга тапшыру процедурасы гадиләштерелгән һәм җир төзелеше объектлары планнарын әзерләү таләп ителмәгән. Моның урынына генпланга, һичшиксез, торак пунктлар чикләренең график тасвирламасы куела», - дип аңлатты ТР буенча Кадастр палатасы директоры Алмаз Габдрахманов.

Әмма, аның сүзләренә караганда, эшләрне башкаруның мондый темплары булганда, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган күрсәткечләргә ирешү авыр. «Җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую» максатчан моделе нигезендә, 2019 ел ахырына ЕГРНда торак пунктларның чикләренең - 65, ә 2020 ел ахырына 80% турында мәгълүмат булырга тиеш.

Торак пунктларның төгәл билгеләнгән һәм тасвирланган чикләре кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципалитетларга кирәк. Бу җир кишәрлекләрен бирү һәм алу, төрле билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү турында карарлар бирү, стратегик планлаштыру документларын булдыру.

“ТР буенча Кадастр палатасы муниципалитетларга чикләрнең график тасвирламасын үз эченә алган документны алдан тикшерү рәвешендә ярдәм тәкъдим итте, чөнки аларда еш кына җир кишәрлекләре белән кисешү очраклары ачыклана”, - дип сөйләде Алмаз Габдрахманов.  Ел башыннан  торак пункт чикләре координаталарын үз эченә алган 300гә якын документ каралды.

 

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар; кайбер районнарда буран. Көндез урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-5 º. Көндез максималь һава температурасы 0..+2 º.

Юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Төнлә һәм иртән урыны белән буран. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 7 º, аязган вакытта  -13 º кә кадәр. Көндез максималь һава температурасы -1..+4 º.

Юлларда бозлавык.

Ташламаларга ия булган гражданнарны социаль ярдәм күрсәтүдәге  сораулар буенча “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе  рәисе Д. А. Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлегендә(Казан шәһәре, К.Маркс урамы 31/7)  26 март көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Э.А. Зарипова 10.00-13.00 сәгатьләрдә  кабул итә.

Ерак районнар өчен телефон аша язылып мөрәҗәгать итү мөмкинлеге оештырылган. 21 мартка кадәр 3-21-14, 89006290009 телефоннары аша язылырга була, рәхим итегез!

Пленар утырыш 16 мартта 9:30 сәгатьтә башлана.

Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында татар авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы булачак.

"Татар-информ" агентлыгы утырышны онлайн күрсәтәчәк. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/349/ .


15
март, 2019 ел
җомга

Татарстан Росреестры вәкилләре "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында" федераль законны куллану мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" үткәрде.

Бу чарада  җәмәгатьчелек, кайбер районнарның бакчачылык ширкәтләре рәисләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Үткәрелә торган чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева «түгәрәк өстәл»дә катнашучыларга документларны рәсмиләштерүнең хәбәр итү тәртибе кертелүгә бәйле рәвештә кадастр исәбен алу һәм хокукны теркәү процедурасын, шул исәптән бакча җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны теркәү тәртипләрен аңлатты.

Әйтик, төзелеш башланганчы бакча яки торак йортка хокукларны рәсмиләштерү өчен төзүче (җир участогының хокук иясе) җирле үзидарә органына (күчемсез милек объекты урнашкан урын буенча башкарма комитет) индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәр җибәрергә тиеш.

Төзелеш тәмамланганнан соң, төзүче, төзелеш тәмамланган көннән бер айдан да соңга калмыйча, күрсәтелгән органга, кирәкле документларны, шул исәптән күчемсез милек объектының техник планын кушып, хокукны дәүләт теркәвенә алган өчен 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләү турында белешмәләрне тапшырырга тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен яңа эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар 2019 елның 15 мартыннан 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3нче кат, 309 нчы бүлмә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үткәрелә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган http://agro.tatarstan.ru/rus/2019.htm .

 

Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш эшкуарларны үстерү өчен мөмкинлекләр һәм шартлар булдыруга багышланган дискуссия форматында узды. Чарада Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты.

Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, 2019 ел башыннан үзмәшгульлек режимын кертү буенча сынау проекты старт алды. Бу вакыт эчендә республикада 4 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында узган дискуссиягә үзмәшгуль эшкуарлар, салым, банк, дәүләт структуралары вәкилләре чакырылган иде.

15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында 11 - 22 март көннәрендә   кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль булеге 3-09-62, (88552) 32-06-78 телефоннарында “Кайнар элемтә” эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International