Агымдагы ел башыннан бүгенге көнгә кадәр Татарстанның 54 торак пункты күчемсез милек реестрына кертелгән. Алар Аксубай, Балтач, Буа, Яшел Үзән, Сарман, Лаеш һәм Менделеевск районнарында урнашкан. Кадастр картасында хәзер 525 торак пунктның чикләре күрсәтелә һәм 2,6 мең торак пункт чикләре турында мәгълүматлар юк.
Законнар нигезендә торак пунктларның чикләрен билгеләү буенча функцияләр җирле үзидарә органнарына йөкләнгән. Теркәү органы ЕГРНга мондый чикләр турында ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә мәгълүмат кертә.
«Торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләр генераль планнар белән билгеләнә. Моннан берничә ел элек закон әлеге мәгълүматларны ЕГРНга тапшыру процедурасы гадиләштерелгән һәм җир төзелеше объектлары планнарын әзерләү таләп ителмәгән. Моның урынына генпланга, һичшиксез, торак пунктлар чикләренең график тасвирламасы куела», - дип аңлатты ТР буенча Кадастр палатасы директоры Алмаз Габдрахманов.
Әмма, аның сүзләренә караганда, эшләрне башкаруның мондый темплары булганда, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган күрсәткечләргә ирешү авыр. «Җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую» максатчан моделе нигезендә, 2019 ел ахырына ЕГРНда торак пунктларның чикләренең - 65, ә 2020 ел ахырына 80% турында мәгълүмат булырга тиеш.
Торак пунктларның төгәл билгеләнгән һәм тасвирланган чикләре кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципалитетларга кирәк. Бу җир кишәрлекләрен бирү һәм алу, төрле билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү турында карарлар бирү, стратегик планлаштыру документларын булдыру.
“ТР буенча Кадастр палатасы муниципалитетларга чикләрнең график тасвирламасын үз эченә алган документны алдан тикшерү рәвешендә ярдәм тәкъдим итте, чөнки аларда еш кына җир кишәрлекләре белән кисешү очраклары ачыклана”, - дип сөйләде Алмаз Габдрахманов. Ел башыннан торак пункт чикләре координаталарын үз эченә алган 300гә якын документ каралды.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы