Татарстан Республикасында экологик куркыныч матдәләрне урнаштыру кагыйдәләрен бозу факты буенча табигатьне саклау прокуратурасы материаллары буенча җинаять эше кузгатылды

2019 елның 16 марты, шимбә

Казан районара табигать саклау прокуратурасы биологик калдыкларны законсыз урнаштыру факты буенча тикшерү үткәрде.

Ит эшкәртү комбинаты хезмәткәрләренең табигатьне саклау, санитар-эпидемиологик законнарны бозып, 2-3 метр тирәнлектә, су киселешеннән 100 метр ераклыкта, су саклау зонасында һәм Куйбышев сусаклагычының су җыю мәйданында (Идел елгасы) хайваннар калдыкларын күмүе ачыкланды.

Органик матдәләрне законсыз рәвештә күмү әйләнә-тирә мохиткә зыян сала,  хайваннар һәм кеше өчен уртак авырулар белән зарарлану ихтималын барлыкка китерә.

Тикшерү органына җибәрелгән  материаллар буенча РФ ҖК 247 маддәсе 1 өлеше (экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгатылды.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International