Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышы узды.
Утырыш эшкуарларны үстерү өчен мөмкинлекләр һәм шартлар булдыруга багышланган дискуссия форматында узды. Чарада Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашты.
Россиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, 2019 ел башыннан үзмәшгульлек режимын кертү буенча сынау проекты старт алды. Бу вакыт эчендә республикада 4 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында узган дискуссиягә үзмәшгуль эшкуарлар, салым, банк, дәүләт структуралары вәкилләре чакырылган иде.