Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать итүче үз күчемсез мөлкәт объектының кадастр бәясе белән килешмәсә, ул аны судта яисә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссиядә бәхәсле дип игълан итә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан дәгъва белдерү өчен судта кадастр бәясе нәтиҗәләрен билгеләү өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне үтәү мәҗбүри.
Шул ук вакытта күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карау турындагы гариза күчемсез милек объектларының бердәм дәүләт реестрына дәгъва белдерелә торган кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен кертү датасыннан алып 5 елдан да соңга калмыйча комиссиягә бирелергә мөмкин. Әлеге нигезләмә «Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында " 1998 елның 29 июлендәге 135-ФЗ номерлы федераль законның 24.18 маддәсендә күрсәтелгән.
Мәсәлән, күчемсез милек объектының кадастр бәясе турындагы белешмәләр 2014 елның 15 мартында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән булса, кадастр бәясен яңадан карау турындагы гариза комиссиягә 2019 елның 15 мартыннан да соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. Әлеге мәгълүматны комиссиягә мөрәҗәгать иткәндә исәпкә алырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында комиссия эше турында барлык кирәкле мәгълүмат Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында «Күчемсез милек объектларын кадастр бәяләве» бүлегендә урнаштырылган. Гариза белән турыдан-туры Казан шәһәре, Авангард урамы, 74 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук сораулар килеп туган очракта (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.
"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" федераль законга һәм " Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында " федераль законның 35 статьясына үзгәрешләр кертү хакында 2018 елның 25 декабрендәге 480-ФЗ номерлы федераль закон белән 26.08.2008 елдагы 294-ФЗ номерлы федераль закон яңа 26.2 статьясы белән тулыландырылды, анда 2019-2020 елларда дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм кече эшкуарлык субъектларына карата муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда планлы тикшерүләр оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләре билгеләнде.
Әйтик, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 31 декабренә кадәр кече эшкуарлык субъектларына кертелгән юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә карата планлы тикшерүләр үткәрелми.
Дәүләт контроле (күзәтчелеге) төрләре кысаларында планлы тикшерүләр үткәрү искәрмәләр арасында куркынычлылык категорияләре, класслары (категорияләре) билгеләнде. Аерым алганда, дәүләт контроленең (күзәтчелекнең) шундый төрләренә федераль һәм региональ дәүләт экологик күзәтчелеге; дәүләт җир күзәтчелеге; региональ дәүләт ветеринария күзәтчелеге; дару чаралары белән эш итү өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеге кертелгән.
"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 августындагы 294-ФЗ номерлы федераль законның 26.2 статьясы таләпләрен бозып планлы тикшерү үткәрү дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турындагы законнарны бозу булып тора, андый тикшерү нәтиҗәләре дә гамәлгә кергән саналмый.
"Бөтендөнья кулланучылар көне"н бәйрәм итү Джон Кеннединың 1962 елда АКШ конгрессында чыгыш ясавына багышланган.
Джон Кеннеди кулланучының дүрт мөһим кагыйдәсен аерып чыгара:
- Мәгълүмат алу хокукы,
- Куркынычсызлык хокукы,
- Сайлау хокукы,
- Үз фикерен ишеттерү хокукы.
Соңрак әлеге хокуклар күп кенә илләрдә, шул исәптән Россия Федерациясендә, кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезенә ята.
Россия беренче тапкыр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен 1992 елда билгеләп үтте, ул вакытта гражданнарның хокукларын, шулай ук сәүдә итүче яки кулланучыларның хокукларын яклау системасы хезмәтләрен күрсәтүче оешмаларның хокукларын һәм бурычларын закон нигезендә беркеткән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы кабул ителде.
1994 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен барлык төбәкләрдә киңрәк билгеләп үтә башладылар, әмма рәсми төстә аңа 1996 елда, Россия Федерациясе Бөтендөнья куланучылар берлеге оешмасына кергәннән соң гына нигез салынды һәм ул ел саен 15 мартта билгеләп үтелә башлады. Әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге ел саен аның билгеле бер шигарь астында уздырылуыннан гыйбарәт.
2019 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне "Trusted Smart Products" - "Санлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында узачак. Бу санлы технологияләр алгарышының, барыннан да элек, кулланучыларның һәр төрле мәнфәгатьләрен, әйтик, "акыллы электроника"ның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына хокук, шәхси мәгълүматның ничек җыелуы, эшкәртелүе һәм кулланылуы хакында белүгә хокукның исәпкә алынырга тиешлегенә тагын бер кат игътибар юнәлтер өчен яхшы сәбәп.
14 март көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыятенең узган елгы эшчәнлеккә хисап ясау җыелышында катнашты. Иң элек, Энгель Нәвап улы завод җитештергән продукция ассортименты-күргәзмәлек белән танышты. Завод елына 150 миллион сумлык продукция җитештерә, КамАЗ машиналары өчен 12 төрдә детальләр эшли. Ел саен җитештерү күләме арту биредә хезмәт куючы 108 кешенең тырышлыгы, яңалыкка омтылып эшләү нәтиҗәсе.
Актаныш агрегат заводы директоры Гадел Хисмәтуллин үз чыгышында, 2016 елдан башлап, заводның эшчәнлеге, үсеш темплары, 2019 елга перспективалар белән таныштырды, гомуми икътисадый күрсәткечләргә тукталды. Гадел Фердинанд улы район һәм республика җитәкчелеген Актаныш районының узган елгы эшчәнлеккә хисап, анализ ясаучы сессиясе вакытында да заводның алга куйган максатлары белән презентация форматында чыгыш ясаган иде.
Заводның баш инженеры Фәрит Вәлиев хисап җыелышында катнашучыларны штат структурасы, хезмәтне саклау мәсьәләләре, җитештерү планнарын үтәү, җиһазларның торышы, 2019 елга планнар белән таныштырды. Баш технолог Айдар Моратов бүлек структурасы, җитештерүне модернизацияләү һәм оптимальләштерү буенча башкарылган эшләр, экономия ясау турында бәян итте. Сыйфат буенча инженер Лена Басыйрова ISO/TS халыкара сыйфат сертификатлары нигезендә продукциянең сыйфаты турында мәгълүмат бирде. Баш хисапчы Рифат Нәбиев узган елгы икътисадый күрсәткечләрне 2017 ел чагыштырмасында анализлады.
Заводның узган елгы эшчәнлеге, 2019 елга планнар белән танышкан, җитәкчелекнең һәм хезмәткәрләрнең фикерләрен тыңлаганнан соң, район башлыгы Энгель Фәттахов заводның район икътисадына керткән өлеше өчен коллективка рәхмәтен белдерде, район һәм республиканың җитештерүдә, икътисадта һәм инвестицияләр җәлеп итүдә тоткан урыны, куйган бурыч-максатлар белән таныштырды.
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..- 10 º, аязган вакытта -14 º кә кадәр. Көндез максималь һава температурасы -1..+1 º .
Юлларда бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез көнбатыш районнарда урыны белән кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метрга кадәр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..- 13 º, аязган вакытта -18 º гә кадәр. Көндез максималь һава температурасы -3..+2 º .
Юлларда бозлавык.
Терлекчелек тармагында: “Ат” сыны “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировка тапшырылды
Терлекчелек тармагының айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә мал баш санын арттыру, җитештерүчәнлекне күтәрү мәсьәләсе каралды.
Бүгенге көндә хуҗалыкларда 33135 эре мал исәпләнә. Узган елга караганда 485 кә артык ул. “Чишмә” агрофирмасы, “Ташкын”, “Эконом”, “Нур”, “Таң” җәмгыятьләре алдынгылар сафында.
750 граммнан да түбән булмаган тәүлеклек үсешне үзебезгә максат итеп куйсак та, әлегә бу юнәлештә берничә хуҗалык кына нәтиҗәле эшли. Тәүлеклек үсеш “Әнәк” агрофирмасының Ирек Гайнетдинов җитәкләгән Күҗәкә фермасында - 965, “Башак” җәмгыятенең Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасында - 963, “Нур” җәмгыятенең Илназ Булатов җитәкләгән Уразай фермасында 938 грамм.
Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча алгарыш символы булган “Ат” сыны “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировка тапшырылды. Февраль аенда, кызганыч, түбән күрсәткечләр һәм килешүләрне үтәмәү нәтиҗәсендә җиңүче хуҗалык билгеләнә алмады. Ай дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән терлекче-белгечләр хакимият тарафыннан 10-5-3 мең сум күләмендә акчалата хөрмәтләүләргә лаек булдылар.
13 март көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында Актаныш районының терлекчелек тармагына - агымдагы елның гыйнвар, февраль айларына нәтиҗә ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләде, сөйләшүдә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләре катнашты.
Киңәшмәдә быелдан шәхси секторлардагы КФХлар да, ярдәмче хуҗалыклар да район җитәкчелегенең игътибарында. Шәхси секторларда малны арттыру, продукция җитештерү, реализацияләү өчен кооперативлар булдыру – болар алга куйган бурычлар.
Узган ел Актаныш районында тана алучыларга өстәмә 15 000 сум ярдәм күрсәтелде. Быел да ярдәм булачак. Республика ярдәме 30 000 сум.
Җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Шәхси секторда 11 160 эре мал исәпләнә. Иң күп артым Актанышның үзендә теркәлгән. 11 баш! Арту Әтәс авыл җирлегендә – 7, Байсарда – 6, Мәсәдедә – 5, Югары Яхшый, Теләкәйдә - 4.
Бүгенге көндә шәхси секторда 4 622 савым сыерлары исәпләнә.
Рәйхан Филүс кызы үз чыгышында һәр җирлектә тапшырылган сөткә түләү бәяләренә дә тукталды. Район буенча әлеге күрсәткеч 1 литр сөт өчен 20 сум 66 тиен. Февраль ае нәтиҗәләре буенча, Теләкәй авыл җирлегендә сөт җыю белән шөгыльләнгән шәхси эшмәкәрләр халыкка 21 сум 50 тиеннән исәп ясаган. Әтәстә бу сумма 21 сум 45 тиен. Иске Айманда 21 сум 25 тиен. Чалманарат, Такталачык, Кәзкәй, Аеш, Тат. Ямалы, Күҗәкә, Түке халкы тапшырылган бер литр сөт өчен 21 сум алган. Калган җирлекләрдә түләү бәясе районның уртача күрсәткеченнән түбән. Яңа Әлемдә сөтнең литрына 19 сум 50 тиен генә түләгәннәр.
Иң мөһим яңалык! 24 форма киңәшмәдә беренче тапкыр җирлекләрнең терлекчелек юнәлешендәге эшчәнлеге, ирешелгән нәтиҗәләр буенча урыннар чыгарылды, җирлек башлыклары хөрмәтләнде. Тәкъдим ителгән махсус таблицада МЭТ, савым сыерлары, сарык-кәҗәләр, атларның мал-баш саны үсеше динамикасы, тапшырылган сөт күләме – барысы да исәпкә алынган иде. Иң яхшы күрсәткечкә ирешкән авыл башлыгына алгарыш символы булган Ат сыны тапшырылды. Һичшиксез, күркәм традициягә әвереләчәк матур башлангычка, февраль нәтиҗәләре буенча, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров лаек булды.
Бүгенге көнгә республикада эре мөгезле терлекләр саны 723,8 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 241,2 мең баш. 205,1 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елга карата 103%), терлек ите һәм кош ите - 64,1 мең тонна, (102%), шул исәптән эре мөгезле терлек ите - 15,9 мең тонна (100%), дуңгыз ите - 14,1 (104 %), кош ите - 33,8 (101 %), 53,6 мең баш бозау туган.
Министр урынбасары әйтүенчә, эре мөгезле терлекләр саны узган ел белән чагыштырганда Балтач, Мамадыш, Кукмара, Әлки, Буа, Чистай, Чүпрәле районнарында арткан.
Сөт җитештерү күләмнәре Әлмәт, Әлки, Түбән Кама, Тукай, Нурлат, Актаныш, Саба, Балтач, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында арткан.
Аннары ул эре мөгезле терлек итү җитештерү күрсәткечләренә җентекләбрәк тукталды. Бу юнәлештә иң яхшылар рәтендә Мамадыш, Тукай, Саба, Актаныш, Әтнә, Сарман, Кукмара районнары. «Югары табышлы беренче бозау таналарын булдыру өчен тәүлеклек артым 850-900 гр. булырга тиеш», - диде министр урынбасары.
Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә, 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алырга хокуклы:
- сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидияләр;
- савым сыерларын, кәҗә һәм ана кәҗәләрне тоту чыгымнарының бер өлешен кайтару;
-кош-корт (каз, үрдәк, күркә, чебешләр-бройлерлар) сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау);
- товарлыклы һәм нәселле таналар сатып алу чыгымнары өлешен кайтару;
- бияләр тоту өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау.
2019 елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең барлык төрләре буенча кирәкле документлар исемлеге белән тулырак мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.
http://agro.tatarstan.ru/rus/2019-god.htm
Барлык кызыксындырган сораулар буенча гражданнар мөрәҗәгать итә ала:
- «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ (843)221-77-40 телефоны буенча;
- район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, авыл хуҗалыгы идарәләренең телефоннары һәм адреслары министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм сылтама буенча танышырга мөмкин; http://agro.tatarstan.ru/rus/territor.htm
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү бүлегенә (843)221-76-54, 221-76-55 телефоннары буенча мөрәҗәгать итергә мөмкин.
14 мартта РФ Хөкүмәте утырышы узды, аны Премьер-министр Дмитрий Медведев алып барды. Чара кысаларында Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы турында " доклад белән чыгыш ясады.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, агымдагы елда уңай һава шартлары аркасында язгы кыр эшләре уртача еллык сроклардан иртәрәк башланган. Илнең көньягында 234 мең гектардан артык сабан культуралары чәчелгән һәм 2,3 млн га уҗымнарны тукландыру башкарылган. Агымдагы ел уңышы өчен көзге культуралар 17,7 млн. га мәйданда чәчелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 615 мең гектарга күбрәк. Тулаем алганда, уҗымнар яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә, гомуми чәчү мәйданының 91,5% ында.
2019 елгы кампаниянең үзенчәлеге – 1,2 млн га мәйданда чәчү мәйданын 80,5 млн га кадәр арттыру, шул исәптән 52,3 млн га сабан культураларын да. Үсеш бөртекле һәм кузаклы культуралар, азык культуралары, шулай ук яшелчә һәм бәрәңге мәйданнары хисабына тәэмин ителәчәк.
Хәзерге вакытта язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы белән тәэмин ителеш 98,9% тәшкил итә, бу якынча 5,6 миллион тонна. Министрлык аграрийларның сыйфатлы орлык материалы белән эшләүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чараларын камилләштерүне дәвам итә.
Язгы кыр эшләренә әзерлек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең кирәкле техника белән тәэмин ителеше тагын бер фактор булып тора. Ил буенча уртача аның әзерлек коэффициенты 90% дәрәҗәсендә, ә көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округлары төбәкләрендә 97% ка җитә. Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, бүгенге көндә аграрийлар Иске, кече җитештерүчән техниканы яңа, заманча машиналарга ешрак үзгәртә.
Чәчү кампаниясен уңышлы уздыруга бу максатларга дәүләт ярдәме биреләчәк. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы акчаларны җиткерү эшен төгәлләде-субъектларга 109,4 млрд сум җибәрелгән.