Терлекчелек тармагында: “Ат” сыны “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировка тапшырылды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Терлекчелек тармагында: “Ат” сыны “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировка  тапшырылды

Терлекчелек тармагының айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә мал баш санын арттыру, җитештерүчәнлекне  күтәрү мәсьәләсе каралды.

Бүгенге көндә хуҗалыкларда 33135 эре мал исәпләнә. Узган елга караганда 485 кә артык ул. “Чишмә” агрофирмасы, “Ташкын”, “Эконом”, “Нур”, “Таң”  җәмгыятьләре алдынгылар сафында.

750 граммнан да түбән булмаган тәүлеклек үсешне үзебезгә максат итеп куйсак та, әлегә бу юнәлештә  берничә хуҗалык кына нәтиҗәле эшли. Тәүлеклек үсеш “Әнәк” агрофирмасының Ирек Гайнетдинов җитәкләгән Күҗәкә фермасында  - 965, “Башак” җәмгыятенең Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасында - 963, “Нур” җәмгыятенең Илназ Булатов җитәкләгән Уразай фермасында 938 грамм.

Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча алгарыш символы  булган “Ат” сыны “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мосабировка  тапшырылды. Февраль аенда, кызганыч, түбән күрсәткечләр һәм килешүләрне үтәмәү нәтиҗәсендә җиңүче хуҗалык билгеләнә алмады. Ай дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән терлекче-белгечләр хакимият тарафыннан 10-5-3 мең сум күләмендә акчалата хөрмәтләүләргә лаек булдылар.

Руслан Усманов, Актаныш-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International