13 март көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында Актаныш районының терлекчелек тармагына - агымдагы елның гыйнвар, февраль айларына нәтиҗә ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләде, сөйләшүдә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, мал табиблары, ферма мөдирләре катнашты.
Киңәшмәдә быелдан шәхси секторлардагы КФХлар да, ярдәмче хуҗалыклар да район җитәкчелегенең игътибарында. Шәхси секторларда малны арттыру, продукция җитештерү, реализацияләү өчен кооперативлар булдыру – болар алга куйган бурычлар.
Узган ел Актаныш районында тана алучыларга өстәмә 15 000 сум ярдәм күрсәтелде. Быел да ярдәм булачак. Республика ярдәме 30 000 сум.
Җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды. Шәхси секторда 11 160 эре мал исәпләнә. Иң күп артым Актанышның үзендә теркәлгән. 11 баш! Арту Әтәс авыл җирлегендә – 7, Байсарда – 6, Мәсәдедә – 5, Югары Яхшый, Теләкәйдә - 4.
Бүгенге көндә шәхси секторда 4 622 савым сыерлары исәпләнә.
Рәйхан Филүс кызы үз чыгышында һәр җирлектә тапшырылган сөткә түләү бәяләренә дә тукталды. Район буенча әлеге күрсәткеч 1 литр сөт өчен 20 сум 66 тиен. Февраль ае нәтиҗәләре буенча, Теләкәй авыл җирлегендә сөт җыю белән шөгыльләнгән шәхси эшмәкәрләр халыкка 21 сум 50 тиеннән исәп ясаган. Әтәстә бу сумма 21 сум 45 тиен. Иске Айманда 21 сум 25 тиен. Чалманарат, Такталачык, Кәзкәй, Аеш, Тат. Ямалы, Күҗәкә, Түке халкы тапшырылган бер литр сөт өчен 21 сум алган. Калган җирлекләрдә түләү бәясе районның уртача күрсәткеченнән түбән. Яңа Әлемдә сөтнең литрына 19 сум 50 тиен генә түләгәннәр.
Иң мөһим яңалык! 24 форма киңәшмәдә беренче тапкыр җирлекләрнең терлекчелек юнәлешендәге эшчәнлеге, ирешелгән нәтиҗәләр буенча урыннар чыгарылды, җирлек башлыклары хөрмәтләнде. Тәкъдим ителгән махсус таблицада МЭТ, савым сыерлары, сарык-кәҗәләр, атларның мал-баш саны үсеше динамикасы, тапшырылган сөт күләме – барысы да исәпкә алынган иде. Иң яхшы күрсәткечкә ирешкән авыл башлыгына алгарыш символы булган Ат сыны тапшырылды. Һичшиксез, күркәм традициягә әвереләчәк матур башлангычка, февраль нәтиҗәләре буенча, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров лаек булды.
Лилия Бәхтиева, Актаныш-информ, автор фотосы.