Татарстан Росреестры вәкилләре "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында" федераль законны куллану мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" үткәрде.
Бу чарада җәмәгатьчелек, кайбер районнарның бакчачылык ширкәтләре рәисләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Үткәрелә торган чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева «түгәрәк өстәл»дә катнашучыларга документларны рәсмиләштерүнең хәбәр итү тәртибе кертелүгә бәйле рәвештә кадастр исәбен алу һәм хокукны теркәү процедурасын, шул исәптән бакча җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны теркәү тәртипләрен аңлатты.
Әйтик, төзелеш башланганчы бакча яки торак йортка хокукларны рәсмиләштерү өчен төзүче (җир участогының хокук иясе) җирле үзидарә органына (күчемсез милек объекты урнашкан урын буенча башкарма комитет) индивидуаль торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү турында хәбәр җибәрергә тиеш.
Төзелеш тәмамланганнан соң, төзүче, төзелеш тәмамланган көннән бер айдан да соңга калмыйча, күрсәтелгән органга, кирәкле документларны, шул исәптән күчемсез милек объектының техник планын кушып, хокукны дәүләт теркәвенә алган өчен 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләү турында белешмәләрне тапшырырга тиеш.
Шул ук вакытта Энҗе Мөхәммәтгалиева төзүчедән төзелеш тәмамлану турында хәбәр килгән көннән алып җиде эш көненнән дә соңга калмыйча, җирле үзидарә органнарының хокукларны теркәү органына – Татарстан Росреестрына дәүләт кадастр исәбенә һәм хокукны дәүләт теркәвенә алу өчен электрон формада мөрәҗәгать итәргә тиешлеген хәбәр итте.
Бакча участокларында төзелгән хуҗалык корылмалары һәм гаражларына килгәндә, аларга хокукларны рәсмиләштерү өчен җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итү таләп ителми. Техник план, җир кишәрлегенә документлар (әгәр аның хокукы рәсмиләштерелмәгән булса), дәүләт пошлинасын түләү турындагы мәгълүматлар Росреестрга КФҮ аша тапшырыла.
Күп еллар элек төзелгән йортларны рәсмиләштерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Энҗе Мөхәммәтгалиева бакча җир кишәрлекләрендә төзелгән күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе үз көчен югалтты, дип ассызыклады. Хәзерге вакытта югарыда күрсәтелгән белдерү тәртибе гамәлдә. Моннан тыш, Теркәү турында закон нигезендә суд карарлары законлы көченә кергән хокукларны дәүләт теркәве өчен, мирас хокукы турында таныклыклар, шартнамәләр һәм башка килешүләр каралган.
Әгәр иске бакча йорты кечкенә җир кишәрлегендә 3-4 сутыйда төзелгән һәм участок чикләреннән ераклык өлешендә гамәлдәге шәһәр төзелеше нормалары үтәлмәгән икән, милекчегә нишләргә? Татарстан Росреестры вәкиле билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта югарыда күрсәтелгән белдерү тәртибе гамәлдә булу сәбәпле, әлеге бакча йортына хокук рәсмиләштерелмәгән булса, хәзер шулай ук төзелеш башлану һәм тәмамлану турында җирле үзидарә органына хәбәрнамә белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: "Әгәр күрсәтелгән орган мөрәҗәгать итүчегә индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йортының төзелгән яки үзгәртеп корылган объектының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнар таләпләренә туры килмәве турында хәбәрнамә җибәрсә, бу очракта күчемсез милек объектына милек хокукын тану өчен судка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез».
Муниципаль район архивларында да җир участогы бүлеп бирү турында документлар юк икән, вәзгыятьтә ничек булырга кирәклеге белән дә кызыксындылар сөйләшүдә. Бу очракта 2020 елның 31 декабренә кадәр участок урнашкан урын буенча тиешле муниципаль берәмлек башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә һәм җир кишәрлеген бушлай бирү турында карар алырга кирәк.