Әлфия Когогина: “Моношәһәрләрдә дәүләт ярдәме мөмкинлекләрен максималь нәтиҗәле файдалану өчен шартлар тудырырга кирәк”

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

19 мартта узачак «Моношәһәрләрдә милли проектларны закон белән тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру» темасына парламент тыңлаулары алдыннан Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Браверман белән эшлекле очрашу үткәрде.

2018 ел нәтиҗәләре буенча КУЭ субъектларына ярдәм чаралары белән Россиянең барлык 319 моношәһәре дә тәэмин ителгән.

 Шулардан 232 шәһәр  КУЭ Корпорациясе аша финанс ярдәме алган, 253 шәһәргә эре заказчыларның сатып алуларынакерү мөмкинлеге бирелгән.  Моношәһәрләрдә кече бизнес субъектларына финанс ярдәме 16,7 млрд.сум, кече һәм урта бизнестан дәүләт заказчикларының сатып алу күләме 85 млрд. сум тәшкил иткән.

 «Хәзер безнең өчен иң мөһиме-милли проектларның Россия төбәкләрендә, һәр республикада, торак пунктында, моношәһәрдә гамәлгә ашырылачагын билгеләү. КУЭ Корпорациясе милли проектны гамәлгә ашыруның төбәк аспектларын аңлап, безнең сорауларга җавап бирергә әзер. Александр Арнольдовичның җентекле докладын без 19 мартта Россия моношәһәрләре мэрлары катнашында узачак Парламент тыңлауларында ишетәчәкбез», - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International