19 мартта 7.40 сәгатьтә Татарстан радиосында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп төзү килешүләрен дәүләт теркәве бүлек башлыгы Лилия Борһанова белән интервью узачак.
Программаның темасы-өлешләп төзү өлкәсендәге законда булган соңгы үзгәрешләр. Шулай итеп, Татарстан Росреестры вәкиле 2019 елның 1 июленнән соң гамәлгә керәчәк үзгәрешләр турында сөйләячәк, кайсы очракларда төзүчеләр өлешләп түләүчеләрнең акчаларын эскроу счетларыннан файдаланмыйча гына җәлеп итә алачаклар, объектларны төзүгә акча җәлеп итү турында таләпләр ничек үзгәрәчәк һәм башкалар.
Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында эфирга чыга.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, радиоэфирларның узган язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар», шулай ук «ВК " социаль төркемнәрендә (vk.com/rosreestr16).