22 мартта гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” оештырылачак

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Гаиләдә һәм гаилә багланышларында бала хокукларын тәэмин итүдәге системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 22 март көнне 9-16 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Кайнар элемтә» оештырылачак, телефоннар 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.

«Кайнар элемтә» телефоны кысаларында гаилә иминсезлеге ситуациясенә, аны булдырмау буенча профилактик чараларга, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын саклауга, гаилә низаглары ситуациясендә бала хокукларын саклауга кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

«Кайнар элемтә» телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре катнашыр дип көтелә.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International