Бердәм дәүләт реестрына кертелгән җир кишәрлекләре саны арта

2019 елның 16 марты, шимбә

Күчемсез милек реестрында Татарстанның 1,6 миллионнан артык җир кишәрлеге турында мәгълүмат бар. Шуларның яртысыннан артыгы (984 мең, ягъни 61%) – билгеләнгән чикләрдәге участоклар. Чикләре билгеләнгән һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән җир кишәрлекләре саны ел саен арта бара. 2018 ел эчендә 5,7% ка арткан.

Чикләре турындагы мәгълүматларны ЕГРНга кертү милекчеләрнең хокукларын яклый, җир бәхәсләре килеп чыгуны киметә һәм мөлкәткә салым исәпләргә мөмкинлек бирә. Билгеләнгән чикләрнең булуы җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүгә ярдәм итә.

Җир кишәрлегенең чикләрен билгеләү процедурасын үтәлмәсә, милекчегә әлеге участок белән эш итү буенча чикләүләр салына. Әйтик, кирәк булган очракта, ул аны бүлешә, чиктәш участок белән берләштерә алмый.

“Төгәл билгеләнгән чикләр булмаган участокта капиталь төзелеш төзү зур риск булып тора. Чөнки төзелеш вакытында очраклы рәвештә  янәшә милек биләмәсенә керсәң, күршең теләсә-кайсы вакытта аның өлешенә кагылучы корылманы сүтүне таләп итә ала. Шуңа күрә җир биләмәләренең чикләрен аныклау турында алдан кайгыртырга кирәк. Хокукка ия булган кеше нинди территория кысаларында объектларны законлы нигездә төзеп булганны тәгаен белә,” - дип аңлатты ТР буенча Кадастр палатасы директоры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Габдрахманов.

Хокукка ия булучыга җир кишәрлеге чикләрен билгеләү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул межалау планын әзерләячәк. Аннан соң, башкарылган эшләр турында әзерләнгән документлар Росреестрга тапшырыла. Күчемсез милек реестрына күчемсез милек объекты чикләре турындагы мәгълүматларны кертү түләүсез нигездә башкарыла.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International