Татарстанда 11 марттан 15 мартка кадәр «Ел укытучысы» төбәкара бәйгесенең финал сынаулары узды. Зона этабында катнашучылар арасыннан финалда «Ел укытучысы» номинациясендә – 40, «Педагогик дебют» юнәлешендә 26 педагог үзара ярышты.
"Ел укытучысы" төбәк конкурсында Актаныш гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Саматова "Укытучы-профессионал" номинациясендә - җиңүче, ә Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резедә Могътазирова конкурсның финалисты булды.