Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия-2019» бәйгесенә старт бирелде.
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр артты. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.
Лаеш муниципаль районында “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында машина белән сыер савучы иң яхшы операторларны ачыклау буенча 46 нчы республика конкурсы узды.
Конкурста барлыгы 44 савым операторы катнашты. Бәйге Биектау районында башланып, АДУ-1 саву аппаратын сүтеп җыю буенча соңгы ярышы 2 июль көнне Лаеш районында үткәрелде.
46нчы мәртәбә оештырыла торган бәйге "Татарстанда Кыр көне-2019" кысаларында беренче тапкыр узды.
Абсолют чемпион исеменә Мамадыштан Сания Насыйбуллина лаек булды. Линияле сөтүткәргечкә саву буенча беренче урынны Актаныштан "Башак" хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова 98,35 балл җыеп яулады. Беразга гына калышып, икенче урында Азнакайдан "Азнакай" агрофирмасы савымчысы Ризидә Газыева. Өченче урында Биектау районыннан "Татарстан" агрофирмасы сыер саву операторы Рузалия Идрисова.
1 июльдән Россиядә эскроу-счетларны мәҗбүри куллану кагыйдәләре эшли башлады. Төзелешне өлешләп финанслаудан проектлы торакка күчү беренчел күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы экспертлары фикеренчә, яңа инвестицион модель гражданнарга яңа төзелешләрдә милек рәсмиләштерү бурычын гадиләштерәчәк.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «РЭО Радар» мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә, ул халыкның калдыклар белән эш итү темасына шикаятьләрен җыячак, шулай ук коммуникациянең ике каналы ярдәмендә гомуми хәлне күзәтеп торачак:
- тәүлек буе эшли торган call-үзәк: 8 (800) 600-90-08
- сайт: radar.reo.ru.
Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга кыскартылган – атнага 36 сәгатьтән дә артык булмаган эш вакыты гарантияләнәчәк. Ә түләү шул килеш, тулы эш атнасындагы кебек калачак. Закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
Закон кабул ителгәч, авылда хатын-кызлар, кыскартылган эш вакытыннан тыш, тагын бер гарантия алачаклар. Бу - хезмәт шартлары буенча эш көне өлешләргә бүленгән очракта, эштә югарырак хезмәт хакы билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Олег Земсков, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең фәнни эш буенча проректоры Таһир Әхмәтов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча «һөнәри керемгә салым» режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү ирекле. Безнең районда 114 кеше яңа салым системасында теркәлде инде.
Үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә, салым режимының үзенчәлекләре нинди? Әлеге темага әңгәмәне Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев белән алып барабыз.
29 июнь көнне Актаныш авыл җирлегендәге Хәмит чишмәсе яны балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре бирегә сабантуй бәйрәмен үткәрергә җыелдылар.
Опека һәм попечителлек бүлеге, һәр елдагыча, сыендыручы гаиләләрне җыйнап, уку елына нәтиҗә ясый, балаларны ял иттерә, күңелләрен ача, гаиләләрне, балаларны дуслаштыра һәм берләштерә. Актаныш районында барысы 8 сыендыручы гаилә яши, аларда 31 бала тәрбияләнә.