ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

9 июль көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә шәхси хуҗалыкларга газ кертү, табигый байлыкларны саклау, чишмәләрнең торышы, торак шартларын яхшырту,  максатчан укуга  урнашу, матди ярдәм күрсәтү буенча булды.

Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләр дә, кичекмәстән, хәл ителде. Гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре буенча бүлек җитәкчеләренә һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең яшәү урыны буенча авыл җирлекләре башлыкларына йөкләмәләр бирелде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.

Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны  район башлыгының кабул итүе даими рәвештә һәр сишәмбе үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба. Һәр өлкәдә халык белән  аңлашып эшләү буенча район башлыгының  җитәкче-белгечләргә күрсәтмәсе дә бирелә кабул итү барышында. 

“Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсе кысаларында узган 46 нчы   республика  конкурсында катнашып, 44 савымчы арасында линияле сөтүткәргечкә саву буенча беренче урынны  "Башак" хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова  98,35 балл җыеп яулаган иде.

9 июль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Гүзәл Әхмәтова һәм Гүзәлне республика ярышына әзерләүче остазы район авыл хуҗалыгы идарәсенең сәнәгать-маркетинг бүлегенең өлкән белгече Гүзәл Шаһиәхмәтова белән очрашты. Хезмәтләрен хөрмәтләп, Энгель Нәвап улы эшсөяр кызларга - чәчәк бәйләмнәре, Гүзәл Әхмәтовага Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне акча түләү хисабына күрсәтү очракларының артуы турында хәбәр итә.

Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш, сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Актаныш районында Ленин паркында Пар балдаклар фонтаны янында кичке ял тамашасы буларак билгеләп үтелде. Яшь парлар да, әни һәм әти булу шатлыгын татып, тулы һәм түгәрәк гаиләләрдә сабыйлар үстерүче райондашлар да, тормышта гаилә тәмен һәм гаилә кадерен белеп,  пар канат булып яшәүче, бүген инде оныклар, оныкчыклар сөюче гаиләләр дә бәйрәм кичен бергәләп үткәрде.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева бәйрәмне һәркем күңелендә дә яшәүче иң кадерле хис-тойгылар белән бәйләп, һәр гаилә тарихы белән таныштырып алып барды. Һәр бүләкләнүче гаилә бергә бәхетле яшәү серләрен ачты, изге теләкләрен җиткерде.

"Мәхәббәт һәм тугрылык" медаленә лаек булган Иске Богады авыл җирлегендә яшәүче Сәрия һәм Илмир Гыйльфановларны Актаныш район башлыгы Энгель  Фәттахов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев котлап, медаль һәм истәлек бүләген тапшырды.

55 ел бергә пар канат булып яшәүче – зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Актаныштан Роза һәм Георгий Сергеевлар, ел башыннан 100 нче бала булып туучы Актаныштан Зәлия, әти-әнисе Ильвир һәм Лилия Харисовлар, Ана капиталы алучы гаилә Светлана Галиәхмәтова һәм Ильвир Федоровлар да  бәйрәм барышында тантаналы шартларда бүләкләнделәр.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

«Русские рифмы» һәм «Русское слово» яшь авторлар  әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә башлады.

Бәйгене  «Яшьләр иҗади инициативаларына ярдәм итү үзәге» оештыра.

Конкурста  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Актаныш районы хезмәткәрләре (1964-1968 елгы хатын - кызлар, 1959-1963 елгы ир-атлар) Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Тавыш режиссурасы» компетенциясе буенча Ворлдскиллс компетенцияләренең дөньякүләм стандартлары буенча белем ала ала.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелде һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланача. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына айлык отчетны СЗВ-М формасы буенча 2019 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булды.


6
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

4 июль көнне Актаныш җирлегендә Татарстан һәм Башкортстан китап нәшриятлары хезмәткәрләре, язучылар – иҗат әһелләре очрашты. Моннан нәкъ биш ел элек Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында төзелгән килешүне яңартып, бүген дуслык җепләрен янәдән ныгыттылар. Нәшриятларның 100 еллык эшчәнлекләре уңаеннан булган әлеге очрашу аеруча да истәлекле булды.

Кунакларны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде, истәлек бүләкләре тапшырды.

Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Башкортстан Республикасының Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты  директоры Илһам Яндәүләтов ике республиканың, китап нәшриятларының бер-берсеннән үрнәк алып, киңәшләшеп эшләүләрен, һәр республика китап йортларында Дуслык киштәләре эшләвен билгеләп уздылар. Актаныш районына үзләрендә нәшер ителгән китап басмаларын бүләк иттеләр.

Очрашуда Илдар Камил улы һәм Илһам Миңнегали улы дуслык солыхы – үзара хезмәттәшлек килешүе төзеде.

Россия  Премьер-министры   Дмитрий Медведев пенсиягә 25%  өстәмә  алу  хокукына  ия  авыл  хезмәтчәннәре һөнәрләренең исемлеген   киңәйтү  турында  карарны  имзалады.    Документ үз  көченә  дә  керде  инде.

Яңа исемлеккә   һөнәренә,  вазыйфасына,  белгечлегенә    авыл  хуҗалыгы техникасына,  җитештерү җайланмаларына,  хезмәт  күрсәтү һәм аларны  ремонтлау,  шулай  ук    авыл  хуҗалыгы объектларына  хезмәт  күрсәтү бурычы  кергән  һөнәрләр  өстәлде.   Сүз биредә  ярдәмче  эшчеләр,   кладовщиклар,  кочегарлар, каравылчылар һәм  сакчылар, авыл  хуҗалыгы  корылмаларын  төзүчеләр,   токарьлар һәм  эретеп  ябыштыручылар, складлар  һәм   гаражлар  мөдирләре,   инженер-механиклар һәм    инженер-электриклар  турында  сүз  бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International