ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда яшь  комбайнчылар арасында  «Хезмәт кешесенә дан»  унберенче республика  телевизион  конкурсы  башланды.    Конкурсны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм      «Татарстан» ДТРК оештыра.

 Акциянең  төп  бурычы  – авылда  яшьләр арасында  эшче  белгечлекләрен  популярлаштыру. Конкурс  барышында  «Россия-1» һәм «Россия-24»  телеканалларында   яшь комбайнчыларның 2019 елгы  уракны  ничек  алып  барулары турында    сюжетлар  сериясе  чыгачак.     Конкурсның  финалын уздыру һәм аңа  йомгаклар ясау  республиканың  Уңыш  бәйрәме  алдыннан  булыр  дип  планлаштырыла.  

Яшь комбайнчылар  кырларда башкара    торган  эшләрне   «Россия-1» һәм  «Россия 24» каналларында (http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/ )  авторы  да,  алып  баручысы  да    Дмитрий Второв  булган   «Агробизнес»  программасы  чыгарылышларында  карарга  мөмкин булачак.


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин бүген – 30 июль көнне Актанышта Киров авылы халкы белән очрашты. Очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, Киров авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Илфак Гаянов катнашты.

Альберт Галимҗан улы, иң элек, җирлекнең яшәеше, социаль объектларның торышы, дәүләт программалары ярдәмендә башкарылган эшләр белән танышты.

Халык белән очрашуда депутатлыкка кандидат үзенең депутатлык эшчәнлеге, үзенә алга куйган максат-бурычлар белән таныштырды. Һәр җирлектә халыктан кергән сорауларның чишелешен тәэмин итүне дә үзенең эш планына кертәчәген ассызыклады. Кировлылар бик актив булдылар, үзләрен борчыган сорауларны да бирделәр. Киров авыл клубының кышларын салкын булуын борчылып сөйләделәр.  Олыимән авылында бар уңайлыклары булган җәмәгать үзәге төзелүен дә зарыгып көтәләр алар. Дәүләт программалары ярдәмендә юллар төзекләндерүне дә сорыйлар. Җирлектә яшьләр өчен спорт корылмасы – хоккей мәйданчыгы төзелүне дә авыл спортчылары көтә. Киров авылы балалар бакчасының да түбәсеннән су үтә икән, ә бакчага бүгенге көндә 40 бала йөри.

Кировлылар җитәкчеләрнең халык белән очрашуларында, җыеннарда һәрчак актив катнаша, әлеге сораулардан район җитәкчелегенең хәбәрдар булуын да бәян итте алар. Депутат эшчәнлегендә Альберт Хәбибуллинга уңышлар теләп, сорауларны хәл итүдә булышлык күрсәтүендә ышаныч белдерделәр кировлылар.

31 июль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашында район семинарының терлекчелек тармагына багышланган өлеше “Актаныш” агрофирмасында узды.

Семинарда катнашучылар, иң элек, Олыимән фермасында 300 башка исәпләнеп, комплекс буларак төзекләндерелгән торактагы эш барышы белән таныштылар. Комплексны 15 сентябрьдән эшли башлар дип планлаштыралар. Киров бүлекчәсендә 600 баш савым сыерына исәпләнгән терлек торагындагы эш барышы, төзелеш эшләренең яңа алымнар белән башкарылуы белән дә таныштырды семинарда катнашучыларны “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев https://www.instagram.com/p/B0ilAjxgi9O/ .

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»

Актаныш игенчесе! Кырларыбыз быел да мул уңыш вәгъдә итә. Икмәк үстерүдә Актанышның лаеклы даны, үз тәҗрибәсе бар. Елдан-ел эзләнү, өйрәнү, яңа сортлар белән эшләү нәтиҗәсе ул. Бүген – 30 июль көнне булып узган район семинарында да район башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарә белгечләре катнашында хуҗалык җитәкчеләре яңа сортларның "Башак" хуҗалыгы тәҗрибә участогында районлашуы белән танышты.

Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Ык буе бермандатлы округтан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидаты Альберт Хәбибуллин катнашып, район авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлек, алга куйган максатлар белән танышты.

“Башак” хуҗалыгы тәҗрибә участогында 27 сорт бодай, 17 сорт арпа сынала, районлашу үтә. Урактан соң, һәр сортка нәтиҗә ясалып, белгечләрнең тәкъдимнәре, үстерү технологиясе, үзенчәлекләре тасвирланган китапчык нәшер ителеп, хуҗалыкларга тапшырылачак.

31 июльдән законнарга үзгәрешләр кертелә, алар нигезендә гомуми милек хокукында өлешләр белән алыш-бирешләрнең аерым төрләренең мәҗбүри нотариаль таныклыгы гамәлдән чыгарыла. Әлеге дата алдыннан, 30 июльдә 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры әлеге тема буенча  “Кайнар элемтә”  үткәрә. Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча идарәнең  алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирәчәк. Шулай ук “Кайнар элемтә” бу көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр республика районнарында үткәреләчәк. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru гражданнарның мөрәҗәгатьләре бүлегендә-Кайнар линияләр.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда  бу  ел  урып-җыю эшләрендә  катнашучы  комбайнчылар арасында  Татарстан  Республикасы  Президенты  призларына  конкурс  игълан итәргә  хәл  ителде.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   27 июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте. 

31 июль көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итәчәк.

Кабул итү вакыты 11.00 - 14.00 сәгатьләрдә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видео аша кабул итүе Skype программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә җәмәгать ярдәмчеләре ярдәме белән үткәрелә.

(843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылу мәҗбүри (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

Бүгенге көндә Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте тарафыннан 2019 нчы хисап елына милек салымнарын түләүгә салым язуларын формалаштыру буенча эш алып барыла. Бу уңайдан хосусый фатиры, торак йорты, җир кишәрлеге, транспорт чаралары булган Актаныш районы халкына 2018 нчы хисап елына физик затларның милек салымнары буенча бурычларын түләү зарурлыгы хакында искәртәбез.


26
июль, 2019 ел
җомга

Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International