Начар метеорологик күренешләр: 2 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
һава торышы
Болытлы һава, көндез аязучан.
Яңгыр, көндез урыны белән кыска.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән 16-21 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +6..+11º.
Көндез һаваның максималь температурасы +13..+18º.
WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты 22-27 августта узачак. Казан 2015 елның августында Сан-Паулуда WorldSkills International генассамблеясендә чемпионатны уздыру шәһәре итеп сайланды. Бу хокук өчен ул Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа белән көндәшлек итте. Казанда узачак чемпионатта 63 ил һәм төбәктән якынча 22 яшькә кадәрге 1,4 мең кеше (кайбер компетенцияләрдә – 25 яшькә кадәр) катнашыр дип көтелә. Иң яхшыларны 56 компетенциядә билгеләячәкләр.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы татарстанлыларны Татарстандагы инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыра.
Ресурста агентлык белән үткәрелә торган чаралар, шул исәптән, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммитын, Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы утырышын, Татарстанның инвестицион эшчәнлеге белән дөньякүләм конгресс-күргәзмә стендларының эшен кертеп, махсус икътисадый зоналар, алга киткән социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать парклары һәм мәйданнары, шулай ук республиканың социаль-икътисадый үсешен күрсәтүче роликларны да кертеп, эксклюзив видеолар урнаштырыла.
Моның өчен "investtatarstan"ны YouTube каналыннан эзләргә һәм язылырга кирәк.
Тәкъдим ителә торган материаллар рус, инглиз, төрек, француз, алман, кытай, япон, гарәп телләрендә.
31 июльгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 76,91 мең га мәйданнан суктырылган, бу фаразланганнан 5,4 процентны тәшкил итә.
Актанышта җыеп алынасы 42,6 мең гектар мәйданның 31 июльгә 3,3 проценты суктырылган, 4,9 мең тонна икмәк җыеп алынган. Бер гектарга уртача уңыш 35 центнер.
Актаныш районының Качкын авылына тукталуыбызның ике сәбәбе бар. Аның берсе танылган галим, бакчачы Фарсель Зыятдиновның туган авылын күрү булса, икенчесе – шушы авылның иң милли йорт капкасы хуҗасы Рамил Гәрәев белән танышу.
“Иң милли йорт капкасы” – Актаныш районының “Олы җыен” фестивале кысасында үткәрелгән бәйге номинациясе ул. Анда Усы авыл җирлегеннән Рамил Гәрәевләр капкасы җиңүенә гаҗәпләнерлек түгел анысы. Тикмәгә генә район башлыгы Энгель Фәттахов, эшмәкәрнең ихатасына килеп, эшләре белән танышмаган, нинди ярдәм кирәк, дип белешмәгән бит инде. Кулыннан эш килгән кешеләрне хөрмәт итә беләләр биредә.
31 июль көнне Актаныш муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 8 эш каралды. Гаепле кешеләргә кисәтүләр һәм төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.
23 июль көнне Актаныш авылында күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ләлә Кудерметова белән беренче очрашуы булды. “Безнең ишегалды” проектында икенче кварталны реконструкцияләү турында фикер алыштылар алар.
26 июльдә «Актаныш агрегат заводы» җәмгыятенең хезмәт коллективы, беренче кварталда күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясеннән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Альберт Хәбибуллин килде. Ул шулай ук мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре белән тематик кабул итү үткәрде һәм Пучы авылында яшәүчеләр белән очрашты.
28 июль көнне Иске Байсар, Иске Сәфәр һәм Киров авылында яшәүчеләр Мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булдылар, анда 27 сорау җыелды.
Ә кичә - 30 июльдә "БЕРДӘМ РОССИЯ" сәяси партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Альберт Хәбибуллинның Актаныш районы гражданнары белән тагын алты очрашуы булды.
31 июльдән «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» гы 218-ФЗ санлы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә, алар гомуми өлешле милектәге мөлкәт белән эш иткәндә күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең аерым төрләре өчен мәҗбүри нотариаль таныклык турындагы норманы төшереп калдыралар. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары сату-алу процедураларының үзгәрүен аңлаттылар.
Цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчкәндә гражданнарның аерым категорияләренә каралган социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында» 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар элемтә ача.
Бу көнне Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез “Кайнар элемтә” телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча, яше җитү сәбәпле, иминият пенсиясен билгеләүгә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.
Шулай ук исегезгә төшерәбез - Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча бүлекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.