ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

25 июль көнне муниципаль район Башкарма комитетының 6 нчы бүлмәсендә 11:00-13:00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибятов гражданнар кабул итәчәк.  3-44-12 телефоны аша алдан язылырга була.


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

23 июльгә көндәлек оператив фараз

 


20
июль, 2019 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 21 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.

21 июльгә һава торышы.

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән яңгыр, яшен.

Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +12°.+17°

Көндез максималь һава температурасы +21°.+26°


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 17 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җил көнчыгыштан, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

һава торышы:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән яңгыр, яшен.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3-8 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр, яшен вакытында 18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +11º +16º, көндез максималь һава температурасы + 21º +26º.


14
июль, 2019 ел
якшәмбе

ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ


13
июль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Фәрманы белән, җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, озак еллар дәвамында Чуракай авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Тимергази Рифкать улы Хәсәнов “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.


12
июль, 2019 ел
җомга

Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Рәфгать улы Хәев Казан, Уфа, Ижау медицина университетларында дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика факультетларында белем алучы студентлар белән очрашты.

Сәрваров Нияз (2 курс), Мирзамөхәммәтов Ильяс (3 курс), Миргалимова Алия (4 курс), Якупова Физалия (3 курс), Кадыйрова Йолдыз (4 курс), Саттарова Диләрә (2 курс), Вәгыйзов Илфак (4 курс), Саррахов Данияр (1 курс), Гыйльмуллин Илназ (1 курс), Нәгыймуллин Булат (4 курс) район үзәк хастаханәсендә практика үтәләр, сайлаган һөнәрләре буенча эшләп, тәҗрибә туплыйлар. Алар педиатрия, терапия, бала табу, хирургия бүлекләрендә, шулай ук Актаныш үзәк район хастаханәсенең балалар консультациясендә эшләделәр һәм бүлек мөдирләре белән бергә авырулар янында булдылар, дәвалау-диагностика процедураларын үткәрүдә катнаштылар.

Начар метеорологик күренешләр:

- Татарстан Республикасы территориясендә 13 июльдә төнлә һәм көндез урыны белән яшен һәм көчле җил, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин;

- төнлә һәм иртән көчле яңгыр, томан.

һава торышы

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә-иртән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр.

Урыны белән яшен, томан.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр, урыны белән яшен вакытында 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин кыска вакытлы көчәйтү 18 м/с кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +11º+16º, көндез максималь һава температурасы + 20 º+25º.

“Дәүләт кадастр бәяләве турында” 2016 елның 3 июлендәге 237-ФЗ санлы федераль закон (алга таба – 237-ФЗ санлы закон) һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 ел, № 3173-р боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә су фонды, урман фонды җирләрен, аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләренә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелә.

237-ФЗ санлы законның 14 маддәсендәге 14 пункты нигезендә муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары халыкка күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү турында арадаш хисап документларын  урнаштыру турында, шулай ук үз мәгълүмати щитларына хәбәр урнаштыру юлы белән хисап проектына искәрмәләр тапшыру тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат бирә, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтта да.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International