ХӨРМӘТЛЕ САЛЫМ ТҮЛӘҮЧЕЛӘР!
Бүгенге көндә Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте тарафыннан 2019 нчы хисап елына милек салымнарын түләүгә салым язуларын формалаштыру буенча эш алып барыла. Бу уңайдан хосусый фатиры, торак йорты, җир кишәрлеге, транспорт чаралары булган Актаныш районы халкына 2018 нчы хисап елына физик затларның милек салымнары буенча бурычларын түләү зарурлыгы хакында искәртәбез.
Билгеләнгән срокта милек салымнарын түләмәгән яисә тулысынча түләмәгән очракта, милек салымнары буенча бурычлар түләтелә.
2019 елның 21 июненә булган мәгълүматлар буенча Актаныш районы буенча физик затларның милек салымнары буенча бурычлары 5 млн сумнан артып киткән. Булган бурычларны түләтү өчен 10 меңнән артык гариза суд карарын көтә (66 млн сумнан артык).