ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

6 август көнне  Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Һәр сишәмбедә үткәрелүче кабул итүнең чираттагысында  шәхси йортларга газ, су кертү, күпфатирлы йортларда башкарылучы төзекләндерү эшләре, эшләнгән эшләрнең сыйфаты буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Энгель Нәвап улы һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады, сорауларны хәл итү тәртибен аңлатып, тәкъдимнәрен җиткерде, җаваплы җитәкче-белгечләргә күрсәтмәләрен бирде.

Гражданнарның сораулары һәм мөрәҗәгатьләре район башлыгы тарафыннан шәхси контрольгә алынды һәм билгеләнгән вакыт аралыгында хәл ителергә тиеш.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Актаныш районында һәр җирлек су белән тәэмин итүне яхшырту буенча үз программасын булдырачак. 6 август көнне узган район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышында “Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүне яхшырту” муниципаль программасы проекты кабул ителеп, авыл җирлекләренә тәкъдим ителде. Проект үрнәгендә һәр җирлек үз программасын булдыра һәм җирлек депутатлары белән раслый.

Программа дүрт этапка бүленә: су объектларын инвентарьләштерү, су объектларын лицензияләү һәм норматив халәткә китерү; су объектларын лицензияле оешмага тапшыру; финанс ихтыяҗларын исәпләү.  

Беренче өлештә барлык су объектларына инвентарьлаштыру үткәрелде. Җирлекләрдә 77 сважинаның 67 се – эчә торган, 10 сы техник су. 34 каптажлы чишмә, 68 су башнясы,  378,12 чакрым озынлыкта су челтәре бар.

Бүгенге көндә су объектларын лицензияләү һәм норматив хәлгә китерү бара.

87 авылның 13 ендә су челтәре үзәкләштерелмәгән. 26 авылда су гигиена таләпләренә туры килми. 11 авылдагы чыганакларда су җитәрлек күләмдә түгел. Һәр авылны  сыйфатлы су белән тәэмин итүдә башкарыласы эшләр суммасы 107 миллион 13 мең сум күләмендә фаразлана.

Район халкын борчыган мәсьәләләрнең чишелешен табуда Актаныш районы үз программасын булдыра. Район башлыгы Энгель Фәттахов җирлекләрдә халык белән очрашуларда булып, халыктан кергән сорауларны, фикер-тәкъдимнәрне анализлаганнан соң, җитәкчеләр, депутатлар алдына бурыч куйган иде. Актуаль сораулар өйрәнелеп, һәр җирлек тә мәсьәләне хәл итүдә үз программасын булдыра, тәкъдимнәр әзерли һәм шул нигездә районның максатчан эш планы район Советы депутатларына тәкъдим ителә.

 

15 апрельдә узган Актаныш муниципаль районы Советының III чакырылыш 37 утырышында “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасы кабул ителгән иде. Бүген – 6 август көнне узган район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышында “Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүне яхшырту” муниципаль программасы проекты кабул ителеп, авыл җирлекләренә тәкъдим ителде. Проект үрнәгендә һәр җирлек үз программасын булдыра һәм җирлек депутатлары белән раслый.

6 август көнне Актаныш муниципаль район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышы узды. Утырыш эшен Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

 

Утырышта көн тәртибендә Актаныш муниципаль районының 2019 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше, авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүне яхшырту, Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе мәсьәләләре каралды.


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 6 августында Татарстан Республикасы территориясе буенча урыны белән көтелә: - көнбатыштан секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил; - төнлә яшенле яңгыр.

Болытлы. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр. Төнлә аерым районнарда яшен. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә 18-23 метр тизлектә. Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+12º. Көндез максималь һава температурасы +11..+16º.

Актаныш районында  бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюда нәтиҗәле эшләүче комбайнчыларга һәм механизаторларга район башлыгының премияләре тапшырылачак.

Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчылары һәм механизаторлары арасында 2019 ел уңышын җыю чорында ярышлар үткәрү буенча  карар кабул итте.

 

Җиңүчеләрне бүләкләү район башкарма комитеты тарафыннан расланган комиссия карары нигезендә, ике төркемдә башкарыла, премия күләме 1000 сум.

Беренче төркем: Мега-360, Мега 370, Акрос-595, 585, Нью-Холланд, Тукано-430, КЗС1218, Челленджер CH 647С, Массей Фергюссон-7347, Торум 750, Джон Дир 9660 маркалы комбайннарда эшләүче комбайнчылар.

Икенче төркем: Акрос-530, ДОН-1500, Джон Дир  W540 маркалы комбайннарда эшләүче комбайнчылар.

Һәр төрдә 5000 ц, 10000 ц, 15000 ц бөртеклеләр суктырган комбайнчылар экипажларын бүләкләнә. Һәр җиде көн саен нәтиҗә ясала. Комбайнчылар акчалата премия белән бүләкләнә.

 

Актанышта “Кызыл олау” һәм WorldSkills әләмен каршы алу тантанасы – фоторепортаж.

Күп функцияле үзәктә Росреестр хезмәтләре иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып тора. Бу - кадастр исәбенә кую да, хокукларны теркәү дә, күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат бирү дә (ЕГРН).

Әйтик, Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәү буенча «Минем документлар» офисларына ел саен йөзләгән мең граждан мөрәҗәгать итә. Милеккә хокукны тапшыру буенча эшләнгән һәр операцияне җентекләп эшләү мөһим. Документлар дөрес булмаганда,  үз хокукларыңны яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килә, бу, һичшиксез,  матди чыгым сорый.


2
август, 2019 ел
җомга

Гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган автомобиль юлының 290 участогын автомат режимда эшләүче 100 прибор контрольдә тота. Датчиклар берләштерелгән. Приборлар үзләре урнашкан урындагы тизлекне, шулай ук датчиклар арасындагы уртача тизлекне терки, шул рәвешле бөтен маршрут буенча тоташ контроль булдыра.

2019 елның 31 июленнән нотариаль таныклык белән рәсмиләштерелгән килешүләрне теркәүгә үзгәрешләр кертелү сәбәпле, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан нотариаль килешүләрне теркәү мәсьәләләре буенча «Кайнар элемтә» үткәрелде. Казанда гражданнарның сорауларына алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчерү бүлеге башлыгы урынбасары Рәдиф Фазылов җавап бирде. Сезнең игътибарыгызга шуларның иң актуальләрен тәкъдим итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International