Район Советы сессиясендә “Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүне яхшырту” муниципаль программасы проекты кабул ителде

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Район халкын борчыган мәсьәләләрнең чишелешен табуда Актаныш районы үз программасын булдыра. Район башлыгы Энгель Фәттахов җирлекләрдә халык белән очрашуларда булып, халыктан кергән сорауларны, фикер-тәкъдимнәрне анализлаганнан соң, җитәкчеләр, депутатлар алдына бурыч куйган иде. Актуаль сораулар өйрәнелеп, һәр җирлек тә мәсьәләне хәл итүдә үз программасын булдыра, тәкъдимнәр әзерли һәм шул нигездә районның максатчан эш планы район Советы депутатларына тәкъдим ителә.

 

15 апрельдә узган Актаныш муниципаль районы Советының III чакырылыш 37 утырышында “Актаныш муниципаль районында 2019-2023 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше” программасы кабул ителгән иде. Бүген – 6 август көнне узган район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышында “Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүне яхшырту” муниципаль программасы проекты кабул ителеп, авыл җирлекләренә тәкъдим ителде. Проект үрнәгендә һәр җирлек үз программасын булдыра һәм җирлек депутатлары белән раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International