КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
10 август көнне быел физкультурачылар һөнәри бәйрәмнәренең 80 еллыгын каршылый. Бәйрәм уңаеннан ул көнне Актанышта үзәк стадионда массакүләм бәйрәм узачак. Бәйрәм кысаларында Актаныш районының ГТО тестлар үзәге район халкы арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәүне үткәрә.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, районның барлык спорт сөючеләрен ГТО нормативларын тапшыруда актив катнашырга чакырабыз.
Элемтә өчен телефоннар - 3-44-26, 3-44-94, 3-44-96.
Физкультурачылар көненең ачылу тантанасы 10 август көнне үзәк стадионда 10 сәгатьтә башлана.
10.30 сәгать - ГТО нормаларын тапшыру.
Шушы ук вакытта “Бүләк” сәламәтләндерү аланының спорт сменасында ял итүче балалар арасында футбол ярышлары үткәрелә.
13.30 сәгать – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
8 август көнне 14.10 сәгатьтә “Бим-радио Казан”да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры элемтә була.
Программа кысаларында дәүләт регистраторы радиотыңлаучыларга электрон имза ярдәмендә башкарыла торган күчемсез милек килешүләре вакытында алдау гамәлләреннән саклый торган закон турында сөйләячәк. Шулай ук Татарстан Росреестры вәкиле дача амнистиясен озайтуга бәйле рәвештә бакча участокларында күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибен дә аңлатачак.
WhatsApp-канал буенча тыңлаучылар үз сорауларын + 7 927 242 10 28 номеры аша бирә алалар. Радио 102,8 FM ешлыгында эшли. Әлеге дулкында программаны Казан халкы гына түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Интернет режимында радиоэфирны Бим-радионың рәсми кушымтасы аша да тыңларга мөмкин.
Татарстанның күп функцияле үзәкләре 12 августтан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында каурыйлы кошларны аулауга рөхсәтнамә бирә башлаячак.
7 сентябрьдә республикада суда, сазлык-болыннарда, кыр-далаларда яшәүче киек кошларга һәм урман кулигына җәйге-көзге ау сезоны ачыла.
Рөхсәтнамә алу өчен Татарстан Республикасы территориясендәге күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәтнамә алу өчен гариза, шәхесне раслаучы документ, аучылык билеты һәм рөхсәтнамә биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция кирәк.
5 августтан республиканың күп функцияле үзәкләре һәркем керә торган аучылык җир-суларында бурсыкларны аулауга рөхсәтнамә бирә башлады. Бу хезмәт бердәм федераль үрнәктәге аучылык билеты булган һәркем өчен ачык. Бурсыкка ау чоры 15 августтан башлап 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Фәрманы белән бурсыкны аулау лимиты билгеләнде: 24 баш баш. Һәркемгә керергә мөмкин булган 11 аучылык җир-суларында ауларга мөмкин, һәр аучылык үз лимитын билгели.
Гариза бирү өчен үзең белән паспорт, аучылык билеты һәм ИНН булуы кирәк. Шулай ук аучыга 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасы һәм һәр баш хайван өчен 60 сум акча түләргә кирәк. Хезмәтне гади язма формада рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе буенча да алырга мөмкин.
Хезмәт күрсәтүгә гаризалар республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
Органик продукциянең рәсми тамгасы яшел фонда ак яфрак төшерелгән рәсемнән, кириллицада һәм латын хәрефләре белән язылган «ОРГАНИК» дигән сүздән гыйбарәт була. Товарда бу тамганың булуы кулланучыга әлеге товарның һәм аны җитештерүнең илкүләм органик игенчелек стандартларына туры килүен күрсәтә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә. Гаризалар һәм документлар 6 августтан 4 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Грант бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар формалары министрлык сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 29 июльдән 12 августка кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” үткәрә.
Белгечләр җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм яраклылык сроклары буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә белгечләрдән консультация алырга мөмкин:
«Счастливые истории» хәйрия фонды “ГЛАГОЛИЦА” бәйсез балалар әдәби премиясе проектын тормышка ашыра.
Проектның максаты - Россия, якын һәм ерак чит илләрдән рус һәм татар телләрендә иҗат итүче яшь авторларны бүләкләү.
2019 елның 5 сентябренә кадәр https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында 10-17 яшьлек авторларның иҗади эшләре кабул ителә.
Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Иске Әгъбәстә туып-үскән, хәзер Казанда республиканың инкассация идарәсен җитәкләүче Вәсим Вахитовка “Фидакяр хезмәт өчен” медале тапшырылды.
Вәсим Хуҗаҗан улын ихластан хезмәт уңышлары белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә яңадан-яңа идеяларны тормышка ашырып, дәүләт эшендә дә, иҗатта да яңа үрләр яулавын телибез.