10 август көнне физкультурачылар һөнәри бәйрәмнәренең 80 еллыгын каршылый

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

10 август көнне быел физкультурачылар һөнәри бәйрәмнәренең 80 еллыгын каршылый. Бәйрәм уңаеннан ул көнне Актанышта үзәк стадионда массакүләм бәйрәм узачак. Бәйрәм кысаларында Актаныш районының ГТО тестлар үзәге район халкы арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәүне үткәрә.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, районның барлык спорт сөючеләрен ГТО нормативларын тапшыруда актив катнашырга чакырабыз.

 Элемтә өчен телефоннар - 3-44-26, 3-44-94, 3-44-96.

Физкультурачылар көненең ачылу тантанасы 10 август көнне үзәк стадионда 10 сәгатьтә башлана.

10.30  сәгать - ГТО нормаларын тапшыру.

Шушы ук вакытта “Бүләк” сәламәтләндерү аланының спорт сменасында ял итүче балалар арасында футбол ярышлары үткәрелә.

13.30 сәгать – җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International