10 август көнне Актаныш районы да Төзүчеләр көнен билгеләп үтте. “Акчарлак” кафесында оештырылган тантанага әлеге мактаулы һөнәр ияләре белән беррәттән, районыбызның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Үз куллары белән үз хезмәтләренә һәйкәл торгызучы әлеге мәртәбәле затларны һөнәри бәйрәмнәре белән Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте. Үз эшләренең осталары булган хезмәт ияләре бүген тәбрик һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Энгель Нәвап улы кулыннан Мактау кәгазе һәм Рәхмәт хатын да кабул итеп алды. Райондашыбыз Дилшат Әгъләмовка “Татарстан Республикасының Мактаулы төзүчесе” дигән дәрәҗәле исем бирелде.
Бүген – 10 август көнне Актанышта үзәк стадионда Бөтенроссия физкультурачылар көненең 80 еллыгы узды. Спортны, хәрәкәтне яратучылар, һәрвакыт яшь һәм көчле булып калырга теләүчеләр бәйрәмен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ачты. Ләйсән Фоат кызы һөнәри бәйрәм белән котлап, иминлек, күңел күтәренкелеге, оптимизм, яңа спорт үрләре яулауны теләде, республика һәм район бүләкләрен тапшырды.
Бәйрәм “Бүләк” лагеренда ял итүче балаларның футбол уеннары һәм ГТО нормаларын тапшыру белән дәвам итте.
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физик культура укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, атказанган спорт ветераннары һәм яшь спортчылар, Актаныш районының физик культура активистлары һәм спорт җанатарлары!
Сезне чын күңелдән һөнәр бәйрәм – физкультурачылар көненең 80 еллыгы белән котлыйм!
Физкультурачылар көне - яше нинди булуга карамастан, һәрвакыт яшь һәм сәламәт булырга теләүчеләрнең; сәламәт яшәү рәвешен, үз тәнен һәм рухын ныгыту белән ныклап шөгыльләнүчеләрнең бәйрәме.
Актаныш районында яхшы спорт традицияләре барлыкка килде һәм шунысы куанычлы, елдан-ел сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар, бигрәк тә яшьләр арта бара, спорт белән шөгыльләнү һөнәри югарылыкка күтәрелә.
Бу көн спортны чын күңелдән һәм чын-чынлап яратучы кешеләрне берләштерә. Спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләребез югары нәтиҗәләргә ирешә, Актаныш районының горурлыгына һәм данына әверелә. Икенчеләре аның ярдәмендә сәламәтлекләрен саклыйлар һәм ныгыталар, физик потенциалын камилләштерәләр.
Сезгә ныклы сәламәтлек, спортны камилләштерү, уңышлы стартлар һәм яхшы кәеф телим!
Бәйрәм белән! Физкультурачылар көне белән!
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 10 августында Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казанда урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр (Казан шәһәрендә дә));
- көндез аерым районнарда яшен.
Актаныш район терлекчелек тармагында июль ае эшчәнлегенә бүген – 8 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды.
Июль ае йомгаклары буенча нәтиҗәле эшләгән хуҗалыклар.
1 августка 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә сөт җитештерүдә - “Нур Баян”, “Наратлы”, “Ташкын”, “Чишмә” а.ф., “Нигез”, “Чишмә”, “Таң”, “Башак”; ит җитештерүдә “Нур Баян”, “Наратлы”, “Чишмә”, “Чишмә” а.ф., “Башак”, “Нигез”, “Ташкын”, “Чиялек”, “Таң”, “Нур” хуҗадыклары алдынгы.
1 августка акча кереме 1 463 719 мең сум тәшкил итә.
Район буенча хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы 23 157 сум. Иң югары хезмәт хакы “Әнәк”, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмасында, “Наратлы”, “Таң”, “Нур” хуҗалыкларында.
Ел башыннан терлек санын “Актаныш” агрофирмасы – 173, “Алга” – 53, “Чишмә” – 40, “Эконом” – 22, “Нур” 18 башка арттырды. Ай эчендә мал саны арттыручы хуҗалыклар: “Нигез” – 43, “Актаныш” агрофирмасы – 31, “Нур” – 12, “Чишмә” – 5, “Тамыр”, “Эконом” – 4, “Алга” – 2, “Саф”, “Нур Баян”, “Таң” – 1.
Ел башыннан бер сыерга сөт җитештерү – “Ташкын”, “Таң”, “Чишмә” агрофирмасында, “Нигез”, “Наратлы”, “Чишмә”, июль аенда “Әнәк”, “Нур Баян”, “Таң”, “Чишмә”, “Наратлы” хуҗалыкларында.
Июль аенда эре терлектән иң күп үсеш “Нур Баян”, “Башак”, “Чишмә” хуҗалыкларында.
Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Саба, Әлки, Нурлат, Алексеевск, Түбән Кама, Буа, Тукай, Әлмәт, Тәтеш, Менделеевск районнары - болар сөт җитештерү күләме иң күпкә арткан районнар.
Аннары чарада катнашучылар эре мөгезле терлекләр җитештерү күрсәткечләренә тукталдылар. Бу юнәлештә артым күп булган районнар: Актаныш, Кукмара, Мамадыш, Саба, Аксубай, Тукай, Сарман, Тәтеш, Югары Ослан һәм Менделеевск районнары.
Актаныш район терлекчелек тармагында июль ае эшчәнлегенә бүген – 8 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды.
Июль ае йомгаклары буенча район башлыгының махсус премиясенә ия булучы алдынгылар: баш зоотехник Фәнисә Низамова (“Чишмә”); баш ветеринарлар Рәшит Мусин (“Нур Баян”), Әлфәрит Харисов (“Тамыр”); баш технологлар Дамир Имамов (“Актаныш” а.ф), Алмаз Гайнанов (“Нур”), Рәҗәп Гафурова (“Таң”); ферма мөдирләре Нурания Габдуллина (“Башак”), Ирек Гайнетдинов (“Әнәк” а.ф.); Ильвир Хәбиров (Тат.Суыксу), Зөбәрҗәт Нуртдинова (Түке), Илфак Камалов (Чуракай).
Актаныш район терлекчелек тармагында июль ае эшчәнлегенә бүген – 8 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән таныштырды. 1 августка шәхси хуҗалыкларда 4655 сыер исәпләнә. Июль аенда 10 сыерга арткан. Сарык һәм кәҗә 17 313 баш. Алар да ай дәвамында 26 га ишәйгән. Дәүләт программаларыннан файдаланып, шәхси ярдәмче хуҗалыгында эшчәнлек алып барырга 28 кеше мөрәҗәгате Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хупланган. Башка мөрәҗәгать итүчеләрнең дә белешмәләре куелган таләпләр буенча эшләнә, аларга да дәүләт ярдәме булачак. Шәхси секторда иң күп савылган җирлек - Иске Сәфәр җирлеге. Ә иң күп сөт бирүче сыерлар Кәзкәй җирлегендә асрала.
Июль ае эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында беренче урынны Аеш җирлеге яулады. Авыл башлыгы Айгөл Фазлыкаевага район башлыгы Энгель Фәттахов “Ат” сыны тапшырылды.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында агымдагы елның июль ае эшчәнлегенә йомгак ясадылар.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның ел башыннан һәм ай эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, бүлек җитәкчеләре район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге терлекчелек торышы, агымдагы мәсьәләләр, ел башыннан һәм айлык эшчәнлек буенча анализ ясадылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов терлекчелек тармагындагы көн кадагындагы бурычларны билгеләде, ай йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләде.
Терлекчелек тармагының июль ае йомгаклары буенча күчмә символик «Ат» хуҗалыклар арасында, ярыш шартлары үтәлмәү сәбәпле, бирелмәде, авыл җирлекләре арасында Аеш авыл җирлеге лаек булды.
Бүген – 8 август көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Чаллы шәһәреннән килгән табибларны кабул итте. Энгель Нәвап улы Яр Чаллы шәһәрендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе(БСМП) баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәмәдиев, хастаханәдә эшләүче табиблар, баш табиб Айдар Рәфгать улы Хәев, район башлыгы урынбасарлары белән район авылларына сентябрь аенда «Мобиль поликлиника» китерү буенча фикерләште.