ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2019 ел
сишәмбе

Беренче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын формалаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты ачык конкурс үткәрү юлы белән формалашачак, ул «ТР халкы сораштырулары» порталы аша яшьләр парламентына кандидатлар өчен онлайн-тавыш бирүне үз эченә ала.

Приложение.pdf

Регистрация кандидатов на https://molparlament.tatar/

http://minmol.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1523067.htm

 

 

Хөрмәтле сайлаучылар!

8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланачак.

Сайлаучыларга сайлаулар уздыру турында төрле яклап һәм сыйфатлы мәгълүмат бирү максатыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе Instagram, ВКонтакте и Одноклассники социаль челтәрләрдә төркемнәр булдырды.

Төркемнәрдә сайлауларның кайчан узасы, үз участогыңны табу, уңайлы сайлау участогында тавыш бирү өчен гаризаны ничек бирергә, сайлауларны ничек үтә күренмәле итәргә һ.б. мәгълүмат бар.

Сезне дә берләшмәләргә керергә чакырабыз.

Сылтамалар:

 

ВКонтакте: https://vk.com/club184614946

Одноклассники: https://www.ok.ru/group/56089462374415

Instagram: https://www.instagram.com/moigolos_tatarstan/

8 сентябрьдә теркәлгән урында яшәмәүче Актаныш районы кешеләре «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә үзләре өчен иң уңайлы участокны ачыклап, сайлауда катнаша ала.

Гаризаны 4 сентябрьгә кадәр кабул итү пунктында шәхсән үзеңә гариза язарга кирәк. Үзең белән паспорт булырга тиеш. Гаризаларны теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә, территориаль сайлау комиссиясе гариза кабул итү пунктында, күпфункцияле үзәкләрнең гариза кабул итү пунктында һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн режимда кабул итәләр. Соңгы очракта расланган исәпкә алу язмасы булырга тиеш.

Махсус гаризаны 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр дә рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә килергә кирәк, анда махсус саклау маркасы белән гариза алырга була.

Җитди сәбәпләр аркасында гариза кабул итү пунктына шәхсән үзләре килә алмаучылар территориаль сайлау комиссиясенә яки участок сайлау комиссиясенә телдән яки язмача мөрәҗәгать итә ала.

«Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар 6 августтан кабул ителә башлады һәм ул   4 сентябрьгә  кадәр дәвам итәчәк.

Грантлар 24 сыер, 50 терлеккә исәпләнгән терлек симертү, 300 сарык, 80 кәҗә, 8 мең күркә, 10 мең бройлер, 3 мең каз, 6 мең үрдәк асрау өчен ферма төзүгә бирелә. Йомырка сату эшен башлаучылар 10  мең тавык, 20 мең бытбылдык, 2 мең каз, 2 мең үрдәк сыешлы ферма төзи ала. Әгәр инде ит җитештерергә уйласагыз, 10 мең күркә, бройлер, йомырка сала торган 12 мең тавык, 5 мең каз, 10 мең үрдәк, 80 ат сыешлы ферма төзү мөмкинлеге бар. 5 мең тонна балык үстерү, 20 гектарда бәрәңге игү, ачык грунтта - 10 гектарда, ябык грунтта 2000 квадрат метрда яшелчә үстерү өчен дә грант бирелә. 200 гектарда - бөртекле һәм кузаклы культуралар, яисә терлек азыгы; 150 гектарда техник культуралар игү өчен дә максатчан ярдәм бар. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, 2,6 гектарда җиләк-җимеш агачлары үстерергә, 12 мең куян үрчетеп, ит өчен сатарга, 2000 квадрат метрда гөмбә үстерергә, 120 умарта тотарга мөмкинлек бар. 


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Һәр яңгырлы көн икмәк бәясен үзгәртә. Кырлардагы икмәкне җыеп алуга яңгырлы көннәр тоткарлык ясый.

-Комбайнчыларыбыз да, җитәкчеләребез дә тәҗрибәле. Мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Хуҗалыклар үз амбарларында орлык өчен бөртекләрне киптереп әзерли. Басудан кайткан юеш икмәкне киптерү өчен элеваторларның ярдәменнән башка булмый. Бар мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк, - диде район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов киңәшмәдә.

Районның оешма-предприятиеләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашкан чираттагы атналык киңәшмәгә бүген – 12 август көнне Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчесе  Хәйдәр Нурымов, Илеш элеваторыннар вәкил Валерий Иванов чакырулы иде. Элеваторларда икмәк кабул итү һәм киптерү буенча үзләренең эш тәртипләрен, түләү бәяләрен аңлатты алар.  Актаныш элеваторы бүгенге көндә киеренке шартларда эшли. Көнлек кергән икмәкне киптереп җитешә алмыйлар. Илеш элеваторы да рапс өчен әзерләнгән линияләрне кушарга планлаштыра.

Елның яңгырлы килүе, бер яктан, урып-җыюга тоткарлык тудырса, икенче яктан, югалтусыз җыеп алынган икмәкне кыйммәткә сатарга мөмкинлек бирә. Башка өлкәләрдә корылык булу да икмәк бәясен күтәрә. Мәсәлән, Идел буенда 3 класслы бодайның 1 тонна бәясе - 10,5 мең сум, 5 класслы бодайның тоннасы 9,2 мең сум күләмендә әлегә. Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе дә үзендә эшкәртеп, он ясау өчен 3 класслы бодайны шактый ук кыйммәт бәядән сатып ала.

6 августта бастырылган «Интерфакс» мәгълүматына сылтама ясап, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Россиянең төрле төбәкләрендә ашлыкның бәясе тоннасы өчен 200 сумнан 700 сумга кадәр артты, бу август өчен күзәтелмәгән хәл, дип билгеләп үтте.

Мәсәлән, Идел буенда 3 класслы бодайның 1 тонна бәясе - 10,5 мең сум, 5 класслы бодайның тоннасы 9,2 мең сум күләмендә.


11
август, 2019 ел
якшәмбе

Бүген мөселманнар ислам диненең иң төп бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Иртәдән дин тотучылар район мәчетләренә җыелды. Бәйрәм намазында Актаныш Җәмигъ мәчетендә район башлыгы Энгель Фәттахов катнашты.  Намазны район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин укыды. Ул мәхәллә кешеләренә корбан чалуның тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Изге Коръән сүрәләре һәм аятьләре укылды. Руслан хәзрәт мөселманнарга ихлас теләкләр белән мөрәҗәгать итте, мөселманнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән изге Корбан бәйрәме белән котлады.

Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар, дин тотучы  кардәшләр!  Сезне ислам  динендәге изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтендәгеләрнең тормышында мөһим роль уйный, кешеләрне берләштерә, аларда ислам диненең рухи кыйммәтләрен туплый, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт, сак караш тәрбияли. Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү корбан гаете көннәрендә дә ачык чагыла, елдан-ел корбан чалучылар арта. Бүген республикабыз һәм районыбыз мөселманнары дин юлында халыкка хезмәт итә, үз үрнәгендә башкаларны да изге гамәлләргә өнди.

 Корбан бәйрәме һәр йортка тынычлык һәм шатлык алып килсен, һәр кешенең  күңелен игелекле гамәлләр белән баетсын! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!


10
август, 2019 ел
шимбә

Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Көтеп алган мөкатдәс бәйрәмебез Корбан гаете җитте.

Корбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим галәйһиссәләмнең эшен дәвам итеп, ахирәттә сиратны атланып кичү, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы өчен чалына. Корбан Аллаһны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен әмер ителгән.

Гает намазы районыбызның барлык мәчетләрендә 11 август көнне 6.00 сәгатьтә вәгазь белән башлана.

Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын. Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын.

Мал чалу  районның мал чалу урынында һәм “СуГаз” оешмасы территориясендә. Ике урында да корбан өчен сарыклар сатылачак.

Корбан ашыннан авыз итү 11 августта 13.00 сәгатьтә Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә, гимназиядә, үзәк хастаханәдә. 12 август көнне 13.00 сәгатьтә аскы Актанышта ветераннар йортында.

Мәчетләребезгә рәхим итегез!

Актаныш мөхтәсибәте

10 август көнне Актаныш районы да Төзүчеләр көнен билгеләп үтте. “Акчарлак” кафесында оештырылган тантанага әлеге мактаулы һөнәр ияләре белән  беррәттән, районыбызның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Үз куллары белән үз хезмәтләренә һәйкәл торгызучы әлеге мәртәбәле затларны һөнәри бәйрәмнәре белән Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов тәбрик итте. Үз эшләренең осталары булган хезмәт ияләре бүген тәбрик һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Энгель Нәвап улы кулыннан  Мактау кәгазе  һәм Рәхмәт хатын да кабул итеп алды. Райондашыбыз Дилшат Әгъләмовка “Татарстан Республикасының Мактаулы төзүчесе” дигән дәрәҗәле исем бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International