Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар, дин тотучы кардәшләр! Сезне ислам динендәге изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтендәгеләрнең тормышында мөһим роль уйный, кешеләрне берләштерә, аларда ислам диненең рухи кыйммәтләрен туплый, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт, сак караш тәрбияли. Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү корбан гаете көннәрендә дә ачык чагыла, елдан-ел корбан чалучылар арта. Бүген республикабыз һәм районыбыз мөселманнары дин юлында халыкка хезмәт итә, үз үрнәгендә башкаларны да изге гамәлләргә өнди.
Корбан бәйрәме һәр йортка тынычлык һәм шатлык алып килсен, һәр кешенең күңелен игелекле гамәлләр белән баетсын! Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!