Мөхтәрәм мөселман дин кардәшләр! Көтеп алган мөкатдәс бәйрәмебез Корбан гаете җитте.
Корбан тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим галәйһиссәләмнең эшен дәвам итеп, ахирәттә сиратны атланып кичү, гөнаһ-хаталарның ярлыкануы өчен чалына. Корбан Аллаһны искә алу һәм Аның ризалыгына ирешү өчен әмер ителгән.
Гает намазы районыбызның барлык мәчетләрендә 11 август көнне 6.00 сәгатьтә вәгазь белән башлана.
Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын. Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын.
Мал чалу районның мал чалу урынында һәм “СуГаз” оешмасы территориясендә. Ике урында да корбан өчен сарыклар сатылачак.
Корбан ашыннан авыз итү 11 августта 13.00 сәгатьтә Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә, гимназиядә, үзәк хастаханәдә. 12 август көнне 13.00 сәгатьтә аскы Актанышта ветераннар йортында.
Мәчетләребезгә рәхим итегез!
Актаныш мөхтәсибәте