“Агростартап”: бирелгән акчаны алабызмы?

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Республикада, Рәсәйдә авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләүчеләргә дәүләт ярдәме күрстелә. Шушы максатта берничә юнәлештә “Агростартап” программасы кабул ителгән. Чираттагы брифингта Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Рамил кызы Сираева, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Әнвәр улы Мирхәйдәров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Зөлфәт улы Мөхәмәтдинов әлеге программадан  файдалану тәртипләрен аңлаттылар.

«Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар 6 августтан кабул ителә башлады һәм ул   4 сентябрьгә  кадәр дәвам итәчәк.

Грантлар 24 сыер, 50 терлеккә исәпләнгән терлек симертү, 300 сарык, 80 кәҗә, 8 мең күркә, 10 мең бройлер, 3 мең каз, 6 мең үрдәк асрау өчен ферма төзүгә бирелә. Йомырка сату эшен башлаучылар 10  мең тавык, 20 мең бытбылдык, 2 мең каз, 2 мең үрдәк сыешлы ферма төзи ала. Әгәр инде ит җитештерергә уйласагыз, 10 мең күркә, бройлер, йомырка сала торган 12 мең тавык, 5 мең каз, 10 мең үрдәк, 80 ат сыешлы ферма төзү мөмкинлеге бар. 5 мең тонна балык үстерү, 20 гектарда бәрәңге игү, ачык грунтта - 10 гектарда, ябык грунтта 2000 квадрат метрда яшелчә үстерү өчен дә грант бирелә. 200 гектарда - бөртекле һәм кузаклы культуралар, яисә терлек азыгы; 150 гектарда техник культуралар игү өчен дә максатчан ярдәм бар. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, 2,6 гектарда җиләк-җимеш агачлары үстерергә, 12 мең куян үрчетеп, ит өчен сатарга, 2000 квадрат метрда гөмбә үстерергә, 120 умарта тотарга мөмкинлек бар. 

“Агростартап” программасы нигезендә, җир кишәрлекләре сатып алу; продукция җитештерү, склад биналарын, бүлмәләрне төзү яисә реконструкцияләү өчен проект документациясен эшләү; биналарны, янкормаларны һәм корылмаларны сатып алу, төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм үзгәртеп кору;  аларны электр, су, газ һәм җылылык үткәрү челтәрләренә тоташтыру; кош-корт сатып алу; балык үрчетү материалы сатып алу; авыл хуҗалыгы техникасын, тагылма һәм элмә җайланмаларны, йөк автомобильләрен, махсуслаштырылган автомобиль транспортын, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү җайланмаларын сатып алу; күпьеллык үсентеләрне утырту өчен үсентеләр алу чыгымнарын капларга мөмкин.

Кызыксынучыларга куелган таләпләр, кирәкле белешмәләр туплау, балл җыю тәртипләре буенча авыл башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Район башкарма комитетының, авыл хуҗалыгы идарәсенең  икътисад бүлекләренә мөрәҗәгать итергә дә була. Вакыт санаулы, 4 сентябрьгә кадәр җитешергә кирәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International