Һәр яңгырлы көн икмәк бәясен үзгәртә. Кырлардагы икмәкне җыеп алуга яңгырлы көннәр тоткарлык ясый.
-Комбайнчыларыбыз да, җитәкчеләребез дә тәҗрибәле. Мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Хуҗалыклар үз амбарларында орлык өчен бөртекләрне киптереп әзерли. Басудан кайткан юеш икмәкне киптерү өчен элеваторларның ярдәменнән башка булмый. Бар мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк, - диде район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов киңәшмәдә.
Районның оешма-предприятиеләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашкан чираттагы атналык киңәшмәгә бүген – 12 август көнне Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчесе Хәйдәр Нурымов, Илеш элеваторыннар вәкил Валерий Иванов чакырулы иде. Элеваторларда икмәк кабул итү һәм киптерү буенча үзләренең эш тәртипләрен, түләү бәяләрен аңлатты алар. Актаныш элеваторы бүгенге көндә киеренке шартларда эшли. Көнлек кергән икмәкне киптереп җитешә алмыйлар. Илеш элеваторы да рапс өчен әзерләнгән линияләрне кушарга планлаштыра.
Елның яңгырлы килүе, бер яктан, урып-җыюга тоткарлык тудырса, икенче яктан, югалтусыз җыеп алынган икмәкне кыйммәткә сатарга мөмкинлек бирә. Башка өлкәләрдә корылык булу да икмәк бәясен күтәрә. Мәсәлән, Идел буенда 3 класслы бодайның 1 тонна бәясе - 10,5 мең сум, 5 класслы бодайның тоннасы 9,2 мең сум күләмендә әлегә. Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе дә үзендә эшкәртеп, он ясау өчен 3 класслы бодайны шактый ук кыйммәт бәядән сатып ала.