Актаныш авылларында «Мобиль поликлиника» халыкны кабул итәчәк

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген – 8 август көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Чаллы шәһәреннән килгән табибларны кабул итте. Энгель Нәвап улы Яр Чаллы шәһәрендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе(БСМП)  баш табибы Марат Фәнис улы Мөхәмәдиев, хастаханәдә эшләүче табиблар, баш табиб Айдар Рәфгать улы Хәев, район башлыгы урынбасарлары белән район авылларына  сентябрь аенда «Мобиль поликлиника» китерү буенча фикерләште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International