Аеш җирлеге башлыгы Айгөл Фазлыкаевага “Ат” сыны тапшырылды

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Актаныш район терлекчелек тармагында июль ае эшчәнлегенә бүген – 8 август көнне “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында нәтиҗә ясалды. Киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлекләрдәге терлек хәрәкәте белән таныштырды. 1 августка шәхси хуҗалыкларда  4655 сыер исәпләнә. Июль аенда  10 сыерга арткан. Сарык һәм кәҗә 17 313 баш. Алар да ай дәвамында 26 га ишәйгән. Дәүләт программаларыннан файдаланып, шәхси ярдәмче хуҗалыгында эшчәнлек алып барырга 28 кеше мөрәҗәгате Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хупланган. Башка мөрәҗәгать итүчеләрнең дә  белешмәләре куелган таләпләр буенча эшләнә, аларга да дәүләт ярдәме булачак. Шәхси секторда иң күп савылган җирлек - Иске Сәфәр җирлеге. Ә иң күп сөт бирүче сыерлар Кәзкәй җирлегендә асрала.

Июль ае эш нәтиҗәләре буенча җирлекләр арасында беренче урынны Аеш җирлеге яулады. Авыл башлыгы Айгөл Фазлыкаевага район башлыгы Энгель Фәттахов “Ат” сыны тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International