Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 29 июльдән 12 августка кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” үткәрә

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 29 июльдән 12 августка кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге һәм яраклылык сроклары мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” үткәрә.

Белгечләр җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм яраклылык сроклары буенча консультацияләр бирәчәкләр.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә белгечләрдән консультация алырга мөмкин:

  • кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе 8-8005554943 телефоны аша;
  • шалтыратулар кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, 12.00-13.00 сәгатьтә – төшке ял;
  • кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендәге күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә 2733485 телефоны буенча: көн саен 10.00-17.00 сәгатьләрдә (шимбә һәм якшәмбедән тыш), төшке ял 12.00-12.45 сәгатьләрдә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International