6 август көнне Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Һәр сишәмбедә үткәрелүче кабул итүнең чираттагысында шәхси йортларга газ, су кертү, күпфатирлы йортларда башкарылучы төзекләндерү эшләре, эшләнгән эшләрнең сыйфаты буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Энгель Нәвап улы һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады, сорауларны хәл итү тәртибен аңлатып, тәкъдимнәрен җиткерде, җаваплы җитәкче-белгечләргә күрсәтмәләрен бирде.
Гражданнарның сораулары һәм мөрәҗәгатьләре район башлыгы тарафыннан шәхси контрольгә алынды һәм билгеләнгән вакыт аралыгында хәл ителергә тиеш.