Актаныш районында һәр җирлек су белән тәэмин итүне яхшырту буенча үз программасын булдырачак

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Актаныш районында һәр җирлек су белән тәэмин итүне яхшырту буенча үз программасын булдырачак. 6 август көнне узган район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышында “Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүне яхшырту” муниципаль программасы проекты кабул ителеп, авыл җирлекләренә тәкъдим ителде. Проект үрнәгендә һәр җирлек үз программасын булдыра һәм җирлек депутатлары белән раслый.

Программа дүрт этапка бүленә: су объектларын инвентарьләштерү, су объектларын лицензияләү һәм норматив халәткә китерү; су объектларын лицензияле оешмага тапшыру; финанс ихтыяҗларын исәпләү.  

Беренче өлештә барлык су объектларына инвентарьлаштыру үткәрелде. Җирлекләрдә 77 сважинаның 67 се – эчә торган, 10 сы техник су. 34 каптажлы чишмә, 68 су башнясы,  378,12 чакрым озынлыкта су челтәре бар.

Бүгенге көндә су объектларын лицензияләү һәм норматив хәлгә китерү бара.

87 авылның 13 ендә су челтәре үзәкләштерелмәгән. 26 авылда су гигиена таләпләренә туры килми. 11 авылдагы чыганакларда су җитәрлек күләмдә түгел. Һәр авылны  сыйфатлы су белән тәэмин итүдә башкарыласы эшләр суммасы 107 миллион 13 мең сум күләмендә фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International