ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Районның 14 җирлегендә сөт бәясе югарыракка өмет иттерә. Биредәге халык бер литр сөтен 21 сумга да тапшырырга риза – риза булмый чарасы юк чөнки. Ул бит көн саен сөтен чиләккә салып Иске Байсарга бара алмый...

Сөткә бәя билгеләгәндә, райондагы сөт  җыючыларның уртак фикергә килә алмаулары гына аңлашылмый. Куегыз инде шуңа кешечә бертөрле бәя – халык үзенең кадерен аңларлык булсын ул. Сыер тоткач, аның файдасын күрәсе килү табигый хәл, шулай булгач, хезмәт белән көн күргән халыкта ризасызлык тудырмагыз – авыл кешесе моңа лаек түгел!


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Авылны халык үзе яшәтергә омтылганда, сез - җирлек башлыклары,  аларга терәк тә, киңәшче дә, ярдәмче дә булырга бурычлы. Ни генә дисәгез дә, нәкъ менә җирлек халкы тырышлыгы нәтиҗәсендә макталасыз бит сез 24 форма-киңәшмәдә. Айлык нәтиҗәләр буенча яуланган ат сыны да сезгә түгел, ә иртәннән кичкә кадәр тырышкан  авыл кешесенең нәтиҗәле хезмәтенә бәя буларак бирелә. Җирекләрдә дәвам иткән халык җыеннарында бу хакта әйтеп китсәгез дә урынлы булыр иде, халык күңеле өчен диюем. Вакыт үтсенгә сөйләнгән сүзләргә карый, лаеклы макталу күпкә отышлырактыр дигән фикердә мин.

Җыеннардан сораулар: умарталар үлә, урам юл билгесе көтә...

Бу хакта тулырак https://youtu.be/ptFlJCx2gaI  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

"Лачын" бозында Әлмәт шәһәреннән килгән фигуралы шуу осталары кайнар шоу күрсәтте. 

Бу хакта тулырак https://youtu.be/7w-iRjm1Dm0 сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Үләт базы тулу гына маллар үлемен туктатмый: район хуҗалыкларында да, шәхси секторлар да терлек үлеме даими теркәлеп тора. Мисал өчен, бер ел эчендә генә дә хуҗалыкларда 946 мал үлеменә юл куелган. Бу – Актаныш районында гына, Татарстан буенча күпме икәнен санарга да куркыныч. Менә шуларны анализлаганнан соң, районнарда биологик калдыкларны утильләштерү буенча махсус машиналар хезмәте  кирәклеге ачыкланган да инде – проект шуны тормышка ашырачак.  

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Актаныш районына килде. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән эшлекле киңәшмәдә  "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев, "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин, хуҗалыкның Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиевлар катнашты.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/ZFPdNN8dsFw сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

15 ел эчендә Актаныш балалары “Лачын” бозында тәүге чыныгуларын алды, шул рәвешле хоккей спортында “актанышлылар” дигән яңа исем барлыкка килде. Бүген инде районыбыз хоккейчылары данлыклы Актанышны республика, Россия күләм дәрәҗәләргә чыгара – әлеге күрсәткечләр исә “Лачын” боз сараеның районыбыз өчен гаять мөһим объект булуын раслый.

Сөйләшү барышында  район җитәкчелеге урман хуҗалыгы территориясендә урнашкан “Бүләк” һәм “Нөркә” чаңгы базаларының территориясен законлы төстә куллану буенча ике як өчен дә уңай нәтиҗәгә килүне үтенде.

Оештыручылар конференциясене гаять киңкырлы булыр дип күзаллый. Биредә Актаныш районы оешу һәм үсеш сәхифәләре генә түгел, татар тарихында һәм мәдәниятендә булган проблемалар да күтәрелер дип көтелә. Чара Актаныш үзәген генә түгел,  милләткә шактый танылган шәхесләрне биргән Такталачык, Иске Кормаш кебек зоналарны да колачлаячак.

 

Халык зарлы-аны тыңлаучы бармы?

Бу хакта тулырак https://youtu.be/UntMFuMleYUhttps://youtu.be/Z2R8vUtT7oc  сылтамалары белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International