ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Бүген “Бүләк” чаңгы трассасында атаклы физкультура укытучысы Фәрит Әхмәдишин истәлегенә чаңгы ярышы узды. Буран уйнап торса да, иң ерак авыл мәктәпләреннән дә чаңгычы укучыларын Актанышка алып төшкән иде спортчы-укытучылар. Остаз Галимҗан Мансуров Фәрит Әхмәдишинны якты хатирәләр белән искә алды.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/FDQxrzvNo14  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Бүгенге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә көньяк җимеш сатучылары һәм авыл фермерлары халык ихтыяҗын канәгатьләндерде.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/lgFyqfxlDqM   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Ярминкә элек-электән сатып алганда сайлау мөмкинлеге булганы өчен халык тарафыннан яхшы кабул ителеп килде. Бүгенге сату мәйданында да көндезге сәгатьләрдә халык хәрәкәте арта төште: кемнәрдер бәя чагыштырды, кемдер сатты, кемдер алды, кемдер алдады, кемдер алданды.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов районның иң яшь үзмәшгуль эшмәкәре Риназ Исламхуҗин белән очрашты. Риназ Энгель Нәвап улына  сувенир-истәлек бүләк итте. 


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә узган мәктәп директорлары киңәшмәсендә актуаль проблемалар: мәктәп-бакчаларда туклану һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мәсьәләләре күтәрелде.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/-2BD3H84yyo   сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

 

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссия утырышы узды.

Бу хакта тулырак https://youtu.be/KQmra8YaXr4  сылтамасы белән “Актаныш- безнең ZAMAN” каналыннан карый аласыз.

Тиз шахмат буенча Хөрмәтуллин Таһир, Закирҗанов Мансур, Латыйпов Данияр, Рахманова Зәйнәп 3 нче урынны яулады. Остазлары Илдар Имамов. Икенче көнне әлеге шахматчылар команда ярышларында катнашып, блиц-шахмат бәйгесендә 2 урынга иреште. Закирҗанов Мансур турнирның абсолют җиңүчесе булды.

2019 елда районга 19 миллионнан артык дәүләт ярдәме кайткан. Тана алучылар республика бюджетыннан 1 980 000 сумга ия булса, җирле  бюджет аларга 1 305 000 сум белән ярдәм иткән. Дәүләт субсидияләренең 9 800 000 сумы мини-ферма торгызучылар өчен билгеләнсә, “Агростартап”  һәм башлангыч фермерлар өчен районга өчәр миллион сум акча кайткан.

Бүген, 24 гыйнвар көнне,  Актанышта  район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International