ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге мәртәбәле исем райондашыбызга халык депутатларының XXI чакырылыш Актаныш район Советы президиумының 29 март 1991 ел карары нигезендә бирелә. Актанышыбызның тере легендасы ул!

Районыбызның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика, ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә 1991 елдан башлап “Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданы”дигән исем бирелә башлады.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

 Татарстан Республикасы территориясендә 12 мартта төнлә һәм көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә (Казанда 15 метрга кадәр).

Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым- төшемсез, көндез яңгыр. 
Җил көньяк-көнбатыштан 8-13, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. 
Минималь һава температурасы төнлә 0..+ 3, максималь һава температурасы көндез +4..+ 7.

Яңалык  торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр белән гражданнарның үзара бәйләнештә торуы өчен кертелә һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирә.

«Татэнергосбыт» АҖ ТКХ өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый. Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан  республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк.

 

Бүген хакимият бинасында үткән сишәмбе брифингы авыл хуҗалыгы кооперациясенә һәм фермерларга тәкъдим ителгән дәүләт ярдәмләре һәм “Агростартап” программасына кертелгән яңалыкларга багышланган иде.

Икәү алар, берсенә 20, икенчесенә 23 яшь. 23 яшьлеге өйләнгән, балалыгы чыгып бетмәгән хатыны ике-өч айлык сабые белән иренә мораль теләктәшлек күрсәтергә судка килгән. Әмма гөнаһсыз сабый белән генә гаепне юып булыр микән?


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Актаныш районы суды тарихында зур вакыйга: 15 ел судья булып эшләгән Роза Шәйхәйдәровага 90 яшь. Истәлекләр яңара, елларны артка чигереп, вакыйгалар җанлана торган туган көн булды бу.

- Аллага шөкер, күңелем тыныч! Нахакка беркемне дә рәнҗетмәдем!- дип хатирәләрен уртаклаша лаеклы ялдагы судья ханым.

Район архив бүлегенә көн саен 10-12 кеше үткәнен ”эзләп” керә.   Нигездә 1952-1997 нче елларны “казыйлар” - кемгәдер эш хакы хакында белешмә кирәк, икенчеләр пенсиягә чыкканда стажын белешә яисә язуларының нөсхәләрен сорыйлар. Туган як тарихын өйрәнүчеләргә да архив хезмәткәрләре яхшы таныш: үткәннәргә күз салганда документлар – акка кара белән төшерелгән тарих.

6 март көнне Актаныш технология техникумы студентлары “Бүләк” үзәгендә үзләренең табын артында хезмәт күрсәтү өчен булдырылган өр-яңа милли киемнәрен тәкъдим итеп, бәйрәм уңаеннан залга җыелучыларны таң калдырдылар.

АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсы  5-10 сыйныф укучылары  арасында  4 этапта  үткәрелә:  

 

- читтән торып уздырыла  торган төбәк  этабы,  анда  Россиянең  барлык  төбәкләреннән  укучылар  катнаша  ала      (2020 елның 1 – 19 апрелендә);

 

 - катнашучылар  килеп (очно)  уздырыла торган төбәк   этабы, анда  читтән торып  уздырылган төбәк  этабында     җиңүчеләр  катнаша, ул  Россиядә аграр университетлар  базасында  уза    (2020 елның 12 – 24 маенда);

 

 - финал  этабы конкурсның  барлык    номинацияләре  буенча  узачак

(2020 елның   сентябрендә);

 

- финал  этабында  җиңүчеләр  «Алтын көз - 2020» Россия  агросәнәгать күргәзмәсе  кысаларында  махсуслаштырылган  мәйданчыкта  катнашу  мөмкинлегенә ия булалар (2020 елның  октябрендә).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International