Яңалык торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр белән гражданнарның үзара бәйләнештә торуы өчен кертелә һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирә.
«Татэнергосбыт» АҖ ТКХ өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый. Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк.