6 март көнне Актаныш технология техникумы студентлары “Бүләк” үзәгендә үзләренең табын артында хезмәт күрсәтү өчен булдырылган өр-яңа милли киемнәрен тәкъдим итеп, бәйрәм уңаеннан залга җыелучыларны таң калдырдылар.
Моңа кадәр ак күлмәк, кара итәк-чалбарлардан күреп ияләшкән студетларның яңа образлары, чыннан да, күз явын алырлык дәрәҗәдә зәвыклы, күркәм иде. Күптән кирәк иде мондый миллилек үзебезнең Актанышның егет-кызларына!
Актаныш технология техникумы җитәкчесе Ландыш Шәмсунованың идеясе белән булдырылган костюмнар миллилекне, татарлыгыбызны тулысынча ачуга ирешкән: кызларның баш япмалары да, егетләрнең түбәтәйләре дә татар орнаментлары белән бизәлгән, ак күлмәк өстендәге галстук -күбәләкләр дә бик отышлы килеп чыккан. Техникум коллективы алъяпкычка да, заманча үзгәреш кертеп, аны кызларга да, егетләргә дә бертигез яраклаштырган.
Тулы милли образ бәйрәмгә, чын мәгънәсендә, ямь өстәде. Район башлыгы Энгель Фәттахов та Актаныш технология техникумы студентларының үз куллары белән тудырган яңа брендына югары бәя бирде:
- Аш-суны милли киемле егет-кызлар табынга китерә икән, аны авыз итеп карамый мөмкин түгел! Афәрин, техникумлылар!, - диде ул.
Ресурс үзәк үзенең системалы эш алып бару бәрабәренә югары әзерлекле кадрлар тәрбияләвен һәм уку йортының көндәшлеккә сәләтле икәнен янә бер кат исбат итте.