ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Шунысы игътибарга лаек, кардәшлек җепләрен ныгытуда, филология фәннәре кандидатлары, төрле дәрәҗәдәге лауреат ияләре, шагыйрьләр, язучылар белән беррәттән, үзебезнең райондашыбыз да үз хезмәтен куйган.

Такталачык авыл җирлеге  2019 елдан Җиңү язын сугыш ветераныннан башка гына каршы ала. Хәер, нинди зур җирлектә тыл ветераннары да елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә өч авылны берләштергән Такталачыкта 10 тыл ветераны исәпләнә. Аларның да берничәсе, сәламәтлеккә туенмау сәбәпле, туган авылларыннан читтә гомер кичерә.

 

Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 655 мең җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуларның 47 меңнән артыгы 2019 елда башкарылган.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының,  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 29.08.2019 елдагы 01-7796 номерлы карарын  үтәү йөзеннән,  узләрендә җитештерелә торган товарларда, “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмат билгесен кулланучы оешма җитәкчеләренә, җитештерелә торган товарларда тамгадан файдалану турында Сертификат тапшырылды. Алар - “Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыяте,   җитәкчесе - Гиздатуллина Айгөл Фәрит кызы; Крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы  Фәрдиева Хаҗәр Гали кызы.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 11.02.2020 ел, №82 боерыгы нигезендә һәм юридик затларның, шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын күтәрү максатларында 2020 нче елның 19 мартында 12.00 - 16.00 сәгатьләрдә эшмәкәрләр өчен Бөтенроссия Бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш филиалында  (КФҮ) үткәрелә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең Актаныш филиалы адресы:  Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 А.

Халыкара хатын-кызлар көнендә  әлеге бүләккә өч райондашыбыз лаек булды.

Дәүләт Думасы Россия гражданлыгын алуны гадиләштерүгә һәм ватандашларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике закон проектын өченче, ахыргы укылышта кабул итте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге  15 март көнне Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан «Рациональ кулланучы» («The Sustainable Consumer») девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 2020 нче елның 10 нчы мартыннан 20 нче мартына кадәр   «Кайнар элемтә» уздырылуы турында хәбәр итә.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча (88552) 32-06-07, (88552) 46-41-52, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Актаныш районында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре  өчен гүзәл затлар  Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International