ГОРУРЛАНЫР УРЫН БАР: «Төрки әдәбият» сериясенең яңа җыентыгында райондашыбыз Гөлназ Хөҗҗәтова тәрҗемәсендәге әсәрләр дә дөнья күрде

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Кардәшлек җепләре ныгыган дәвердә Татарстан Республикасының бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты да яңа гасыр төрки бердәмлеге барышыннан читтә калмады. 2015 елдан китап нәшриятында өр-яңа «Төрки әдәбият» сериясе барлыкка килде. Проектның җитәкчесе һәм китапның төзүчесе – филология фәннәре кандидаты, якташыбыз Ленар Шәех. Серия татарлар һәм кардәш халыклар арасындагы рухи элемтәләрне тагын да ныгытуга йөз тота. «Төрки әдәбият» сериясенең максаты – төрки дөньяда киң мәгълүм булган, танылган каләм ияләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү, китап итеп бастыру, аларны татар укучысына җиткерү.


Сериядә дөнья күргән беренче китап совет һәм төрки әдәбиятлар классигы, Кыргызстан Республикасының ил акыны, прозаик, тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Омор Солтан улы Солтановның шигырьләрен үз эченә алган иде.


2019 елда исә «Төрки әдәбият» сериясеннән дүртенче китап дөнья күрде. Китапта күренекле кыргыз язучысы, халыкара әдәби премияләр лауреты Айдарбәк Сарманбетовның хикәяләре татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим ителә. Әсәрләрдә кыргыз халкының шанлы һәм катлаулы тарихы да, бүгенге тормышы да җете буяулар белән сурәтләнгән.


Шунысы игътибарга лаек, кардәшлек җепләрен ныгытуда, филология фәннәре кандидатлары, төрле дәрәҗәдәге лауреат ияләре, шагыйрьләр, язучылар белән беррәттән, үзебезнең райондашыбыз да үз хезмәтен куйган. Айдарбәк Сарманбетовның хикәяләрен татар халкына җиткерүчеләр арасында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат хезмәткәре Гөлназ Илгизәр кызы Хөҗҗәтова да бар. А.Сарманбетовның “Изге үр” җыентыгындагы “Канлы чәршәмбе” һәм “Атобуста” хикәяләре кыргызчадан татарчага аның тәрҗемәсендә бирелгән. Димәк, без тарихта эзлебез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International