Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 11.02.2020 ел, №82 боерыгы нигезендә һәм юридик затларның, шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын күтәрү максатларында 2020 нче елның 19 мартында 12.00 - 16.00 сәгатьләрдә эшмәкәрләр өчен Бөтенроссия Бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш филиалында (КФҮ) үткәрелә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең Актаныш филиалы адресы: Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 А.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау олкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге