Дәүләт Думасы Россия гражданлыгын алуны гадиләштерүгә һәм ватандашларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике закон проектын өченче, ахыргы укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:
«Дәүләт Думасы ватандашларыбызга ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативаларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Инде 2019 елда гына да Украина, Белоруссия, Әрмәнстан һәм башка элеккеге Совет Республикаларыннан чыккан миллион ярымга якын кешегә Россия гражданнары булырга мөмкинлек биргән мөһим карарлар кабул ителде. Без РФ гражданлыгы алу процедурасын гадиләштерәбез, рус телендә сөйләшүче ватандашларны һәм элеккеге совет республикалары гражданнарын Россия белән бәйләүче бюрократик киртәләрдән арындырабыз».