Тарихи-документаль кыйммәтләр сагында

2020 елның 10 марты, сишәмбе

10 март – Архивлар көне. Район архив бүлегендәге һәр документ бәлки ил күләмендә үк мөһим дә түгелдер, ә менә вакытлар, еллар үткән саен, монда сакланучы язулар кайбер якташларыбыз өчен кыйммәтле дәлилләргә, замана шаһитларына әверелә. Аннан, шуның ише документларда ил тарихы да чагыла инде.

Район архив бүлегенә көн саен 10-12 кеше үткәнен ”эзләп” керә.   Нигездә 1952-1997 нче елларны “казыйлар” - кемгәдер эш хакы хакында белешмә кирәк, икенчеләр пенсиягә чыкканда стажын белешә яисә язуларының нөсхәләрен сорыйлар. Туган як тарихын өйрәнүчеләргә да архив хезмәткәрләре яхшы таныш: үткәннәргә күз салганда документлар – акка кара белән төшерелгән тарих.

- Район архивында 33 747 берәмлек документ саклана. Боларның 21 250се - идарә документлары (боерыклар, карарлар, күрсәтмәләр, эшлекле хатлар, бухгалтерия отчетлары һ.б.), 12 026 - шәхси юнәлештәге эшлекле кәгазьләр (исәп-хисап счетлары, эшкә кагылышлы фәрманнар һ.б). Фондларның бер өлеше ябык, аларны хасил иткән оешмаларның бетүе сәбәпле, болар инде тулыландырылмый. Хәзер архив райондагы 47 оешма-учреждениенең (суд, прокуратура, үзәк хастаханә, муниципаль район советы һәм башкарма комитеты, авыл җирлекләре советлары, һ.б.) даими сакланучы документлары белән комплектлана, - ди муниципаль архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова.

Монда документлар - кадерле “кунак”. Озын-озын киштәләрдә урыннары корыда, тәртип белән урнаштырылганнар. “Өшемиләр, эсселәнмиләр” дә, чөнки бүлмәләрдә даими 17-19 градус җылылык тора, документлар өчен - оптималь, “рәхәт” температура. Дымлылык та тиешенчә, 50-55 процент. Документларның тузган, ертылган битләрен ремонтларга да туры килгәли.

Ел дәвамында архив бүлегендә безнең район мәктәп укучылары өчен экскурсияләр уза, анда балалар архив эше белән генә түгел, уку залында эшләү кагыйдәләре белән дә танышалар, экскурсияләр вакытында “Үз шәҗәрәңне ничек төзергә һәм нәрсәдән башларга? " дигән мини-лекция тәкъдим ителә.

Сүз уңаеннан, архив хезмәткәрләренең ярдәмен алу өчен район үзәгендәге күп функцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сорау-гозерләрне белгечләргә интернет аша, электрон ысул белән дә җиткереп була. “Ничек тә ярый, безнең ишекләр һәрвакыт ачык, булышырбыз””, - диләр мондагы белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International