Районыбызның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика, ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә 1991 елдан башлап “Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданы”дигән исем бирелә башлады.
29 ел эчендә әлеге дәрәҗәле исемгә Актаныш районы тарихында тирән эз калдырган 24 шәхес ия булган. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның берничәсе безнең арада юк инде.
ТАССР төзелүнең - 100 һәм Актанышның 310 еллыгын каршы алган юбилейлар елында без әлеге мәртәбәле шәхесләр белән сезне дә таныштырып барачакбыз. Безнең максат: районыбызның лаеклы кыз һәм улларының исемнәрен хәзерге буынга җиткерү, алар үрнәгендә туган илебезнең патриотларын тәрбияләү. Үзебезнең тарихны без белергә тиеш!
Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданнары исемлеген барлаганда, кызыклы фактка да тап булдык: баксаң, өч дистә елга якын вакыт аралыгында әлеге дәрәҗәле исем ике хатын-кызга да бирелгән. Әмма гүзәл затларыбызның ниндиләренә әле! Горурланырлык шәхесләребез бар, шөкер. Алар белән көн саен танышып барыйк, лаеклы райондашларыбызны бергәләп барлыйк!