Язның беренче бәйрәме, 8 март алдыннан булган суд утырышы һич кенә дә күз алдыннан китми. Күк йөзе зәп-зәңгәр, кыш буена зарыгып көткән кояш көлтә-көлтә нурларын юмарт өләшә, хәтта хөкем залының тәрәзәләреннән дә яктылык ургылып керә.

...Менә тагын бер сабый ике ел әтисез үсәчәк, ике ел әтисен күрмәячәк, сулышын тоймаячак, тавышын ишетмәячәк...
Икәү алар, берсенә 20, икенчесенә 23 яшь. 23 яшьлеге өйләнгән, балалыгы чыгып бетмәгән хатыны ике-өч айлык сабые белән иренә мораль теләктәшлек күрсәтергә судка килгән. Әмма гөнаһсыз сабый белән генә гаепне юып булыр микән?

Хөкем карары- катгый. Егетләр Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 163 маддәсенең 2 бүлеге буенча гаепле дип табылдылар. Җәза үтү өчен 2 елга гомуми режимлы колониягә җибәреләчәкләр.
Ә бит бөтенесе дә юктан гына башланган иде. Дәүләт гаепләүчесе- прокурор урынбасары, ике егетне, үзара алдан сөйләшеп, физик көч кулланып, бәлигъ булмаган техникум студентыннан акча янап алуда гаепләде. 2019 елның 31 октябрендә, кичке алты туларга ун минутта “Магнит” кибетеннән чыгып баручы Сәлим белән Камилгә (исемнәр үзгәртелде) техникум укучылары очрый. Аларның берсе, Фәнил исемлесе, ялгыш иңсәсе белән Сәлимгә тиеп китә. Бу Сәлимгә ошамый, малайларга әйтеп, Фәнилне кибеттән чакырып чыгара, гафу үтенергә куша. Фәнил гафу үтенә. Ләкин алдан шайтан суын авыз иткән Сәлимне, әйтерсең, җен-шайтаннары котырта, аңа Фәнилнең гафу үтенүе ошамый. Камил дә сүзгә кушыла, “Өлкәннәрне уважать итәргә кирәк!”-дип утка бензин өсти. Бу вакытта Ленин паркында үтеп-сүтеп йөрүчеләр күп, халык эштән кайта, җитмәсә видеокүзәтү куелган.

“Өлкән” егетләр Саклык банкы артында “разборка” ясарга уйлый. Ленин паркыннан Мәдәният паркына күчәләр. Монда Сәлим белән Камил Фәнилгә техникумда ничек үз-үзеңне тотарга кирәклеген өйрәтәләр, ни дисәң дә, алар бит кичәге техникум студентлары. Гаебен юу өчен Фәнилдән 5 мең сум күләмендә акча таләп итәләр. Сәлим Фәнилнең башына суга, Фәнил егыла. Камил дә корбанны жәлләми, йодрыгы белән битенә суга.

Йодрыклар бер-бер артлы Фәнилнең башына, кулларына менеп төшә. Фәнилгә, бәлки тагы да ныграк кыйналырга туры килер иде, әмма бәхете бөтенләй үк юк түгел икән әле, бу вакытта район прокуроры эштән кайтырга чыга. Төркемне күрүгә, егетләрне аерырга килә, полициягә хәбәр итә. Акыллыбаш Сәлим танышлары белән кача, җинаять урынында бары Камил генә кала. Шул көннән башлап хокук саклау органнары тарафыннан бу җинаятьне тикшерү эше алып барыла.
Актаныш районы суды рәисе Гөлназ Нурымова дәүләт гаепләүчесенең, гаепләнүчеләрнең, зыян күрүченең, шаһитларның күрсәтмәләре белән таныштырды. Гаепләнүчеләрнең адвокатлары җәзаны йомшартуны сорады. Камилнең яклаучысы Алмазия Гәрәева ”Әгәр беренче очракта ук егетне колониягә җибәрсәк, ул кайтканда нинди кеше булыр, бөтенләй бозылып кайтмасмы?”-ди. Әйе, урынлы борчылу. Беренче карашка, әле кавырсыны да катмаган, үзенең киләчәк юлына ниди киртә ясаганын аңламаган балалар бит болар, дип уйлыйсың. Балалар, яшүсмерләр арасында оешкан төркемнәр менә шундыйларны магнит кебек үзенә суырып ала да инде. Ә бит егеткә 20 яшь. Бу яшьтә бабаларыбыз ил азатлыгы өчен Ватан сугышына киткән, күпме батырлык кылганнар... Егетнең өсте-башы бөтен, техникумда укыгач, һөнәре бар, димәк. Ә күңел, рух дигәне-өлгермәгән,пешмәгән...
Бу балаларны газиз әнкәләре ак биләүгә биләгән, изге теләк теләп үстергән. Дәүләт акчаларына бакчада тәрбияләнгәннәр, мәктәп эскәмиясендә дә “Яхшы булыгыз” дип тукып торганнардыр... Кайдадыр, ниндидер чылбыр өзелгән. Өзелгән дә ялганмыйча калган. Я, күрмәгәннәр, я, күреп тә игътибар итмәгәннәр, вакыт булмаган, теге булмаган, бу булмаган... Саф татар төбәгендә мондый хәлләргә юл куелу аяныч.
P/S. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.